САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район оешмаларында минималь хезмәт хакы билгеләнде

Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр. Ул 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык рес­публика икъти­са­дының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан проф­союзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләш­мә­ләре­нең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды. Әлеге документ федераль бюджеттан акча ала торган оешмаларны исәпкә алмыйча, республикадагы барлык эш...

Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр.

Ул 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык рес­публика икъти­са­дының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан проф­союзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләш­мә­ләре­нең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды.

Әлеге документ федераль бюджеттан акча ала торган оешмаларны исәпкә алмыйча, республикадагы барлык эш бирүчеләргә кагылачак. Ки­лешмәгән оч­рак­та алар килешү басылып чык­каннан соң бер ай эчен­дә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хат юлларга тиеш. Андыйларны җентекләп тик­ше­рә­чәк­ләр.

Реклама

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X