Район муниципаль хезмәткәрлэре спартакиадада 4 урынны алдылар

Район муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада 4 урынны алдылар.

Ел саен республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында спартакиада уздырыла. Быел да аңа старт бирелде. Ярышларда Сарман районы муниципаль хезмәткәрләре дә катнашалар. 2-3 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Моңа кадәр март аенда чаңгы ярышлары, аннан хатын-кызлар волейболы уздырылган иде. Спартакиада 3 төркем арасында уза. Беренче төркемгә - шәһәрләр, икенчегә - зур районнар, өченчегә халык саны аз булган кече районнар керә. Безнекеләр икенче төркемдә ярышалар. Анда барлыгы 18 команда чыгыш ясый. Волейбол буенча ир-егетләр уңышлы чыгыш ясап, үз төркемнәрендә 4 урынга лаек булдылар. Без аларны тәбриклибез һәм башка ярышларда да җиңүләр телибез. Эле алда мини футбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика буенча көч сынашулар көтә. Уңышлар юлдаш булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде