САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район халкы Бөтенроссия "Җиңү диктанты" акциясенә кушылды

.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» акциясен Россия Федерациясенең халык саны 5 меңнән артык булган барлык торак пунктларында үткәрергә дип планлаштырылды.
Кичә Җәлил гимназиясендә диктант акциясе әлеге истәлекле дата, шулай ук ТАССРның – 100, Сарман районының 90 еллыклары уңаеннан котлау тантанасы белән башланды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ачты. “Көннәр, еллар үткән саен, шул аяныч сугыш елларының авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына күңел бик борчыла. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрдә көрәшкән кешеләр турында онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәтебез йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Әлеге тарихи хатирәләрне сакларга һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк”, - диде ул. Соңыннан кадерле кунакларыбызга әлеге олуг юбилейларга атап махсус бастырылган “Сандугачлар моңы булып, Сарман кала хәтердә” дип исемләнгән китап тапшырылды. Беренчеләрдән булып әлеге китап сугыш ветераны, тыл һәм хезмәт ветераны, биология, химия фәннәре укытучысы Гәүһәр Нәбиулла кызы Сөләймановага бүләк ителде. Аңа Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов, “Җәлилнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов, автор-язучы Рәис Кәлимуллин, корректор Ландыш Шәйдуллина, мәктәп директорлары Гөлшат Идрисова, Айдар Ильдаров, Гөлнара Булатова да лаек булдылар.

Диктант кешеләрне нәкъ менә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшь буында тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбияне арттыру максатларында уздырылды. Ул тест формасында булды. 45 минут эчендә барлык кеше Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 сорауга җавап бирергә тиеш иде. Диктантны гимназиягә килеп тә, онлайн режимда да язарга мөмкин иде. Ә нәтиҗәләр белән #диктантпобеды сылтамасы белән кереп танышырга була.

Рания Талибуллина язмасы,  фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев