САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Россия көне белән котлый

"Бердәмлек һәм татулык булсын", - ди район башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Хөрмәтле райондашлар! 12 июнь – Россия Федерациясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм Ватанын яраткан барлык кешеләр өчен дә кадерле. Без бу көнне туган илебезнең данлы тарихын искә төшерәбез, мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Ата-бабаларыбызның Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланабыз. Россия көне патрио - тизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә. Ул илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Чөнки кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары белән Сарман халкы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Хөрмәтле сарманлылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев