САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый

Сабантуй – борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм.

Анда гасырларның рухы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Ул – милли традицияләребез саклануының һәм халкыбыз бердәмлегенең ачык үрнәге. Шунысы куанычлы, халыкара милли татар бәйрәме Рәсәйдә генә түгел, бөтен җир шарында билгеләп үтелә. Быел да Сабантуйларыбыз якты, матур үтсен, куанычлы хатирәләре белән истә калырлык булсын. 
Сабан чәчүләре тәмамлангач уздырала торган бәйрәмдә һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, аларны хөрмәтлибез. Бу елда да Сабантуйны авыл хуҗалыгы тармагындагы матур эшләребез белән каршылыйбыз. Терлекчелек өлкәсендә дә продукция җитештерүдә матур нәтиҗәләргә ирешкән хезмәтчәннәребез байтак. Районның фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүенә үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. Матур эшләребез һәр тармакта да җитәрлек. Уңышларыбыз – халкыбыз күз алдында. Федераль һәм республика программалары кысаларында социаль объектлар, юллар төзү, территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бик күп эшләребездә нефтьчеләрнең даими игътибарын, ярдәмен тоеп торабыз. Районда санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү эшләрен башкардык. 
Һәр тармакта тырышып эшләүче районыбыз хезмәтчәннәренә, район үсешенә үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да тирән рәх¬мәтемне белдерәм. Ирешкән уңышларыбыз республика җитәкчелегенең, инвесторларыбыз, депутатларыбыз, нефтьчеләребез, якташларыбызның ярдәменнән башка мөмкин түгел. 
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Якташлар! 
Сабантуйлар мөбәрәк булсын! Барчагызга ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, эш-хезмәтегездә уңышлар, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, муллык телим!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X