САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар, якташлар, ерак араларны якын итеп кайткан кунаклар!

Сезне халкыбызның иң олы бәйрәме – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!

Бу кадерле бәйрәмебездә милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килгән халкыбызның иң яхшы сыйфатлары – хезмәт сөючәнлек, җиңүгә омтылыш, изге күршелек, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәте чагылыш таба. Сабантуй туган җиребезнең матурлыгын, тормыш символы булган икмәкнең әйтеп бетергесез бәһасен данлый.

Безнең милли бәйрәмебез киң мәйданга барлык милләт кешеләрен җыя, борынгы традицияләр һәм хәзерге заманны берләштергән бай һәм кызыклы программасы белән күпләгән кунакларны үзенә тарта.

Яраткан Сабантуебызның, милли чикләрне үтеп, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята.

Мәңге яшь һәм күңелле бәйрәм авыл кешесенең хезмәтен данлый, шуңа күрә Сабантуйда без фидакарь хезмәтләре белән өстәлләребездәге муллыкны тәэмин иткән авыл хезмәтчәннәрен, районыбызның һәр өлкәдә уңышлы үсешенә өлеш керткән барлык сарманлыларны хөрмәтлибез.

Сабантуй – көч һәм җитезлек, күңел ачу һәм осталык белән бергә үрелгән бәйрәм. Атлар чабышы, милли көрәш, төрле уеннар, җыр-биюләр белән халкыбызның күңел ачуы Сабантуй дип аталган милли хәзинәбездә гореф-гадәтләребезнең кадерләп саклануы турында сөйли.

Кадерле райондашлар, хөрмәтле кунаклар! Халкыбызның бердәмлек билгесе, милләтебезнең йөзек кашы булган күркәм бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәккә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, йортларыгызга иминлек телим!

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев