САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин медицина хезмәткәрләре көне белән котлый

Фәрит Хөснуллин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез тормышыгызны җаваплы һәм иң игелекле һөнәр белән бәйләгәнсез. Сез авыруларны коткарасыз, кешеләргә кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтәсез.
Быел сез профессиональ бәйрәмегезне катлаулы шартларда билгеләп үтәсез. Пандемия чорында һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Сез – безнең чор геройлары, чөнки сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә кешеләрне авыруның яңа төреннән дәвалый аласыз.
Сезгә һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, иң катлаулы очракларда да аек акыл белән эш итә белүегез, коронавирус таралуга каршы фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, хезмәтегездә уңышлар, тынычлык телим!

Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев