САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раштуа бәйрәме белән, дуслар

Бүген татарның төп йолаларын, телен, гореф-гадәтләрен гасырлар буе саклап килгән көләч йөзле, тәмле телле керәшен татарлары авылларында зур бәйрәм - православ динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә.

Раштуа бәйрәме - Аллаһның христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри

Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.

Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Раштуа бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар! Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребездә иминлек булсын, барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле яшик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев