Районда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Сиреналар акыртып, түбәсендәге утларын уңга-сулга тәгәрәтеп чапкан ашыгыч ярдәм машинасын күрүгә, йөрәкләр «жу» итеп куя. Димәк, кемгәдер бу минутларда бик авыр, ул бәлага тарыган hәм ярдәмгә мохтаҗ кеше янына ашыга. Мондый вакытларда, гадәттә, Аллаhтан ярдәм hәм җиңеллек сорыйм мин.
Халык гомерен сакларга алынган hәм аларның сәламәтлекләре өчен көрәшергә Гиппократ анты кабул иткән шәфкать ияләре 28 апрельдә үзләренең hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу - Россия Федерациясендә Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне, үз һөнәрләренә тугры булучы, көн-төн димичә, кеше гомерләрен саклаучылар бәйрәме. Сарман районында да үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте – иң кирәкле һәм җаваплы бүлекләрнең берсе.
- Мин, медицина университеты тәмамлап, бирегә 1992 елда эшкә кайттым. Ялгышмасам, бүгенге көндә республикада безнең районда гына ике ашыгыч ярдәм бүлеге эшли: берсе – Сарман авылында, икенчесе – Җәлил поселогында. Икесендә дә егермегә якын хезмәткәр исәпләнә. Болар - фельдшерлар, машина йөртүчеләр, санитар персонал. Коллективның төп максаты булып, халыкка ашыгыч hәм кичектергесез ярдәм күрсәтү тора. Беренчесенә көтеп торып булмый торган ярдәм керә. Мәсәлән, юл hәлакәте, бәхетсез очрак. Ә икенчесенә - хроник авыруларга ярдәм күрсәтү. Аларына да, әлбәттә, ашыгыч ярдәм таләп ителә, әмма ул төр авыруы булган кеше күпмедер дәрәҗәдә үз хәлен контрольдә тота, тиешле даруын эчә тора ала. Чөнки аңа үз чире таныш була. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә ике очракта да беренчел күзәтү үткәрелә. Авыртуы булса - авыртуын басабыз, ихтыяҗ бар икән, үзебез белән бүлеккә алып китәбез. Реанимобильләрдә беренче ярдәм күрсәтүгә кирәкле булган бар җиhазлар hәм җайланмалар урнаштырылган. Без ЭКГ да яздыра алабыз, кирәк икән, кислородка да ялгыйбыз һәм башкалар, - диде ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Фәнүсә Салихова.

Дүрт тәгәрмәчле «Ашыгыч ярдәм» машинасына утырып, авыр хәлләрдә беренче булып ярдәмгә ашыгучыларның һөнәри бәйрәмнәре гадәти эш көненнән аерылмыйдыр, мөгаен. Чөнки, кемгәдер кинәт кенә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, алар - һәрвакыт урында. Бүлектә хезмәт куючыларның барысы да - күп стажлы, тәҗрибәле, төрлесен күргән хезмәткәрләр. Аларның һәркайсы – үз эшенең остасы. Ашыгыч ярдәм хезмәткәре булу өчен бит тәвәккәл, курку белмәс, кыю йөрәкле булу, тиз арада тиешле карар кыла, стрессны җиңеп, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер тора белү кирәк.
- Көн саен төрле хәлләр белән очрашабыз. Йөрәк өянәгеннән коткарып, авыруны тормышка кире кайтарабыз, яшәү шатлыгы бүләк итәбез икән, моның өчен чын күңелдән сөенәбез. Безнең ярдәм белән, кемдер үзен бәхетле тоя, яшәешкә яңача карый башлый икән, без дә бәхет кичерәбез. Әмма җиңел булмаган минутлар да аз түгел. Без андый очракларга һәрвакыт әзер торабыз. Безнең коллективка яшь кадрлар кайтуын көтәбез әле. Сафларыбыз тагын да киңәячәк, – дип сүзгә кушылды Сарман ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән шәфкать туташы Алсу Мәрданова.

Нәҗибә Галләмова, Лилия Шәймәрданова кебек 40 елга якын гомерен ашыгыч ярдәм хезмәтенә багышлаучылар да бар. Хәер, башкаларының да эш тәҗрибәләре ике-өч дистә еллар белән бәяләнә. Арада яшь дигән Юлия Хәйруллина эшли башлаганга да егерме елга якын булган. Ир-ат фельдшер Айрат Латыйповның районга кайтып эшли башлавына да 6 ел тула. Әмма аның хезмәт тәҗрибәсе бу еллар белән генә чикләнми.
- Минзәлә, Әлмәт медучилищеларыннан максатчан укудан кайтачак яшь кадрлар өчен ике вакантлы урыныбыз бар. Чөнки, халык соравы буенча, Дамира Хәкимуллина Колмәт авылына күчте, ә Рузилә Сәлимовага, сәламәтлеге сәбәпле, башка бүлеккә күчәргә туры килде, - дип өстәде бүлекнең баш шәфкать иясе.
Эшләү дәверендә хәтергә кереп калган аерым очракларны да искә алдылар табиб белән шәфкать туташлары. Заманында өйдә бәбиләгән анага беренче ярдәм күрсәтергә; кыш көне, кар ерып, авыруны ат чанасына утыртып, ашыгыч ярдәм машинасына алып чыккан; язгы ташу чорында бер ханымны, күтәреп, елга аша күтәреп чыгарга да туры килә аларга. Хәзер, әлбәттә, ашыгыч ярдәм күрсәтү шартлары, мөмкинлекләре киңрәк һәм күбрәк.
- Койкаларны шәһәрләрдәге төрле үзәк ләргә бирделәр. Шуңа күрә, ихтыяҗ туганда, беренче ярдәм күрсәтү өчен, без авыруларны башка шәһәрләргә илтәбез. Мәсәлән, кардиология белән бәйле ашыгыч ярдәм күрсәтү таләп ителсә, яки юл һәлакәте булса, авыруны Әлмәткә алып китәбез. Балаларны Чаллыга КДМЦга урнаштырабыз. Түбән Камага да озатабыз. Үзебездәге реанимациядә кузгалтырга ярамаган авырулар дәвалана. Аларга ярдәмгә белгечләр үзләре киләләр. Кирәк булса, читтән дә чакыртабыз. Бәйрәмебез уңаеннан, барыбызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телим. Таҗлы вирус вакытларында да гадәти булмаган шартларда эшләдек, әмма сынатмады. Коллективта һәркем үз эшен яратып башкара, - диде Фәнүсә Фатыйх кызы.

Без сөйләшкән вакытта бүлеккә, ашыгыч ярдәм сорап, хәбәр керде. Бер ир-атка тиз арада ярдәм итәргә кирәк иде: өстенә тимер ишек ауган. Фельдшерлар шунда ашыктылар һәм, без китеп өлгергәнче үк, авыруны ашыгыч ярдәм бүлегенә алып та килделәр.
Хәзер, яңа таләпләр буенча, агымдагы елның апрель башыннан бердәм телефон номерлары гына - гамәлдә. Дәүләт программасына нигезләнгән 112, . телефон номерлары аша гына ашыгыч ярдәм чакыртырга мөмкин. Телефон линиясе аша сезнең белән элемтәгә кергән хезмәткәрләргә бары тик төгәл һәм ачык итеп авыру турында хәбәр итәргә генә кирәк була. Калганын диспетчер хезмәте оператив рәвештә үзе башкарачак һәм тиешле белгечне, ярдәмне җибәрәчәк.
Ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәте һәрберебез өчен әһәмиятле, безнең киләчәк тормышыбыз белән бәйле, чөнки алар мохтаҗларны коткара һәм ярдәмгә килә.
"Сарман" газетасы коллективы һәм укучылары исеменнән дә ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм җаваплы, кирәкле хезмәтләрендә уңыш юлдаш булуын телибез.
Лилия Сапарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев