САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда актив яшьләр күп

«Яшьлек бит ул бер генә, кадерләрен белегез», – диелә җырларда. Дөрестән дә, тормышның иң матур чагы күз ачып йомганчы үтә дә китә, шуңа күрә аны файдалы да, күңелле дә итеп уздырырга кирәк.

Шул уңайдан узган атнада район Үзәк ял паркында яшьләр өчен тантаналы чара оештырылды.

Мәүләвиевлар, Ганиевлар, Фәтхуллиннар, Сафиуллиннар, Ахуновлар һәм Сафиннар гаиләләре эстафета башланганын түземсезләнеп көттеләр. Ләкин аны берничә тапкыр кичектереп торырга туры килде. Сәбәбе дә билгеле – ияләшкән бер болыт килде дә яуды, килде дә яуды... Ниһаять, һава торышы да уеннарны башларга рөхсәт бирде. 

Ярышларның бер этабында чалбар алыштыру бар иде. Киемнәр юеш булу сәбәпле, ансын үткәрмәскә булдылар. Ә башкалары үз урыннарында калдылар. Целлофан пакет эченнән бер-береңә каршы бару, аякларга табаклар киеп, кулларга кәрҗин тотып йөгерү, арбада чабу кебек ярышлар беркемне дә битараф калдырмады. Ә иң кызыгы, мөгаен, трактор чылбырын сурәтләү булгандыр.

Аерым катнашучылар машина тартуда һәм утын яруда көч сынашырга өметләнеп килгәннәр иде, тик явым-төшемнәр аларны да гамәлдән чыгарды. Ә кул көрәшен үткәрергә бернәрсә дә комачаулый алмады. 

Укуларында, эшләрендә аерым уңышларга ирешкән яшьләр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатларына, истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Яшьләр белән нәтиҗәле эшләүчеләр турында да онытмадылар. 

– Алга таба да шулай дәвам итегез. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде Фәрит Мөнәвир улы.

Яшь гаиләләр эстафетасында җиңүчеләр булып Сарманнан Лилия белән Илсур Ганиевлар танылдылар. Гөлназ белән Румил Фәтхуллиннар – икенче, Алия белән Илназ Сафиннар өченче урыннарны алдылар. 

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов та котлау сүзләренә кушылды. Ул актив яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, кул көрәшендә, «Яшьлек капсуласын тап!» дип исемләнгән уен-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Сәхнәдән матур җырлар яңгырады. «Алдынгылар» флешмоб үткәрделәр. Кичә күңелле биюләр белән тәмамланды.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев