САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр сукмагы якын күңелгә

Туган җир, туган авыл, туып-үскән, беренче мәртәбә тәпи атлап киткән урам... Һәркайсыбызның, еллар үткәч тә, онытылмый торган, кайда гына йөрсәң дә, кайта-кайта искә төшә торган газиз урамы, гомер буе бер-берсе белән аралашып яшәүче кешеләре бар. Гомер иткән урамның һәр йорты, һәр агачы, тыкрыкларының сукмагына кадәр күңелгә якын. Балачак, яшьлегебез гөрләп...

Туган җир, туган авыл, туып-үскән, беренче мәртәбә тәпи атлап киткән урам... Һәркайсыбызның, еллар үткәч тә, онытылмый торган, кайда гына йөрсәң дә, кайта-кайта искә төшә торган газиз урамы, гомер буе бер-берсе белән аралашып яшәүче кешеләре бар. Гомер иткән урамның һәр йорты, һәр агачы, тыкрыкларының сукмагына кадәр күңелгә якын. Балачак, яшьлегебез гөрләп үткән Сарманыбызның бер урамы Ленин исемен йөртә. Моннан берникадәр вакыт элек аның түбән очында яшәүчеләр өчен урам бәйрәме үткәрелде. Фәүзия һәм Өнип Гамировларның матди ярдәме белән оештырылган бу чара әле дә күңелләрне җылытып, анда сөйләнгән һәр сүз искә төшеп тора.

Үзәк китапханәнең библиографы Гөлнур Мадъярова, укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рәзинә Гарифуллина бу чарага алдан ук ныклап әзерләнделәр. Аңа кадәр көннәр дә салкынча, яңгырлы, җилле торуга карамастан, монда төшеп, урамның һәр йортына кереп, биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләре белән танышып чыктылар, алар турында берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле материаллар тупладылар. Һәм менә, ниһаять, бәйрәм көне. Урамның иң чиста, ялт итеп торган җиренә - Җәлил урамы белән "кисешкән" урынга, билгеләнгән сәгатькә халык та җыела башлады. Китап, кул эшләре күргәзмәләре белән танышып чыгуга, күңелләрне кузгатып, дулкынландыргыч шигырь юллары яңгырады:
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә...
Хаҗия Тәнзилә Ибраһимова мәчеткә йөрүче малайлар, кызларны алып төшкән. Алар, бик оста итеп, Коръән аятьләре укыдылар. Мин, элек-электән Сарманда гомер иткән нәсел вәкиле буларак, үзем белгән кадәр бу урамның түбән очы тарихы турында сөйләдем. Әйе, кайчандыр ике хуҗалык - " Йолдыз" һәм "Кызыл байрак" колхозларының икмәк басулары, терлекчелек каралтылары булган бу җирләрне хәзер танымыйсың да. Сухан бабайның атаклы тегермәне, гөрләп эшләп торган "Ат булнисе" турында бүгенге яшьләрнең күбесе белми дә торгандыр. Мул сулы Минзәләнең яшел яулык болгап торган таллары да "олыга сан" булганнар инде. Нишлисең, гомер, вакытлар шулай сиздерми генә үтә... Алып баручылар, әлеге урамның аскы өлешеннән башлап, һәр гаилә турында матур, эчтәлекле итеп сөйләп чыктылар. Фәүзия, Өнип Гамировлардан алып, барысы турында да кызыксынып, яратып тыңладык. Озак еллар ветеринария табибы булып эшләп, халыкка игелекле, изге хезмәт күрсәткән, кешеләр әле дә сагынып искә алган Атлас Мирсәетов шушы урамда яшәде. Алар тормыш иптәше - 30 елдан артык редакциядә җаваплы эш башкарган Рәйхана Миргасим кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Рәзинә, Ирек Сафиннар, Фәйрүзә, Рамил Җамалетдиновлар, Вәсилә Мәрдәнова, Марселия, Алмаз Гәрәевлар, Гөлия, Рәшит Вәлиевләр, Нина, Равил Салиховлар - һәммәсе дә авылның йөзек кашы булырдай кешеләре. Урамның иң өлкән, иң яшь кешесе билгеләп үтелде. Маһибә Вәлиева - иң олы яшьтәге әби, аңа 88 яшь тулды. Зәйнәп Шакировага - 87, Нәсиха Хәсәновага - 86 яшь. Гомерләрен эштә, гел хезмәттә үткәргән бу ветераннар хакында иң җылы сүзләр әйтелде. Ә иң кечкенәләрнең берсе - Вәсилә Мәрдәнованың оныгы - Рамилә, Айрат Салиховларның икенче уллары Әмирхан. Аңа 3 октябрьдә 1 яшь тулды. Илһам Камалов та шул көнне дөньяга аваз салды. Урамның мөхтәрәм кешеләренә атап, җырлар җырланды. Аларны Рамилә Салихова, Риф Вәлиев, сәнгать мәктәбе укытучысы Рәйсә Фәретдинова, аның классында вокал дәресләре алучы кызлар Дания Сәгъдәтова, Альбина Фәрхетдинова башкаруында ишеттек. Дания белән Альбинаның бу әле беренче тапкыр тамашачы алдына чыгулары икән. Сарман авылы ветераннар советы рәисе Суфия Әхмәдуллина урамдагыларны бәйрәм белән котлады, әйтергә теләгәннәрен шигъри юллар аша да җиткерде.
Гөлнур белән Рәзинә урамдашлар турында сөйләүне дәвам иттерәләр. 40 ел РТСта шофер булып хезмәт күрсәткән "Дан" ордены кавалеры, башка күп төрле бүләкләр иясе Фәнис Фәрхетдинов, аның тормыш иптәше - мәгариф бүлегендә бухгалтер-кассир булып эшләгән Фәһимә ханым, Әзкия Нәриманова, эчке эшләр бүлегендә 25 ел хезмәт куйган Нурания Әхтәмова, Әзһәр, Хәмдия Фазуллиннар, төрле һөнәр ияләре булып, халыкка игелекле хезмәт күрсәткән Сирина, Марс Асылгәрәевләр, Марсның сеңелесе Гөлүсә ханым, Җәннәт, Мөнир Хәсәншиннар, Ләйсән, Мисхәт Камаловлар, Әминә, Мирзахан Кадыровлар, Ваһибә Җамалетдинова, Илмира Сәетшина, Тәкыя, Галимҗан Шакирҗановлар, Рәис, Дамира Бәдертдиновлар, Гөлсәвия Бәдертдинова, Флера Шәйхелисламова, Рәзинә Мөхлисуллина, Тәнзилә Нуретдинова, Гүзәл Фәретдинова, Раилә Сабирова, Мөслимә, Илшат Шәйгалләмовлар турында иң җылы сүзләр әйтелде. Бергә озак еллар гомер иткән гаиләләр, каенана-килен булып, дус-тату яшәүчеләр зурлап искә алынды, аларга бүләкләр тапшырылды. Бу урамга күчеп килеп, яши башлау белән, үзләрен уңган, булдыклы итеп таныткан, башкаларга үрнәк-өлге булып яшәүче Нурсинә, Гамирҗан Гәрәевләр, Рәйсә, Илшат Фәретдиновлар, Розалия, Фирдәвес Сәгыйтовлар, Румия, Алмаз Гәрәевлар, Әлфия, Рәйхан Хәйретдиновлар, Таҗиевлар, Гилевлар, Хәйдәровлар, Раиф Сәетшин, Гөлнара, Илдар гаиләләре, озак еллар балалар табибәсе булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Вәсимә Ямалиева, Энҗе, Гөлүс Шәеховлар, Әлфия, Дифкать Гыйззәтуллиннар - саный китсәң, алар бик күпкә җыела. Бәйрәмдә матур гаиләләр, ипле, күркәм гомер итүчеләр турында озаклап, тәфсилләбрәк сөйләнде, мин, язмам шактыйга сузылыр, дип, аларның исемнәрен атап чыгу белән генә чикләнәм. Бу тирәгә соңгы елларда башка милләт вәкилләре - тагын берничә гаилә дә күчеп килеп, яши башладылар. Бәйрәмдә катнашучылар Гөлсәвия Бәдертдинованың тәмле коймакларыннан, әрмән ханымнарының хикмәтле-затлы итеп пешергән пирогларыннан чожлап торган самовар чәе белән бик яратып авыз иттеләр. Бәйрәм Нурания Әхтәмованың капка төбендә булгач, аңа да кич буе йөгереп кенә йөрергә, тегесен-бусын хәстәрләргә туры килде. Әле ул, бик матур эчтәлекле шигырь дә сөйләп, урамдашларын сокландырды. Балалар катнашында уеннар, бергәләп биюләр белән очрашуны тагын да матурладылар. Катнашучыларга, исемнәре аталган үрнәк гаиләләргә, юбилярларга иганәче Фәүзия Гамирова бүләкләрен әзерләп-тапшырып торды. Ленин урамы бәйрәме күңелле, матур узды. Аны оештыручыларга, үзәк китапханәнең башка хезмәткәрләренә бөтен урам халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Мондый очрашулар гел булып кына торсын. Шатлык-куанычларыбызны, тормыш сөенечләрен шулай уртаклашып, аралашып, күрешеп яшик. Кешегә туган ягы, туган җире белән бергә, үзе үскән, яшәгән, гомер иткән урамы да бик кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев