САРМАН
  • Рус Тат
  • Һәр адымыңны уйла

    Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Районда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2000 нче елда теркәлде. Шул вакыттан башлап, 83 кеше исәпкә алынды. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты...

    Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Районда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2000 нче елда теркәлде. Шул вакыттан башлап, 83 кеше исәпкә алынды.
    Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты - вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ - 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан - 87 нче, Кытай - 115 нче, Казахстан - 119 нчы урында.
    Бүген Россиядә 682726 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, шуларның 6071е - 15 яшькә кадәрге балалар. 88974 ВИЧлы кеше үлгән, аларның 524е -балалар. СПИД стадиясенә җитеп авыручылар - 18592, СПИДлы балалар - 339. Татарстанда 1987 нче елда теркәлгән беренче очрактан башлап, бүгенгә кадәр 14475 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган, аларның 901е - башка регионнардан килүчеләр. Вафат булган 2814 кешенең 447се СПИДның соңгы стадиясенә җитеп үлгән. Хәзерге көндә Татарстанда 9323 кеше ВИЧ-инфекция белән исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 1543 бала туган, шуларның 76сына ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.
    Районда бүген ВИЧ-инфекцияле 43 кеше яши. Аларның иң яшенә - 24, иң өлкәненә - 51 яшь. ВИЧ-инфекциялеләрнең 17 се - бала табу яшендәге хатын-кызлар. ВИЧ-инфекцияле 19 кеше үлгән. Авыручыларның 70 процентка якыны иммунодефицит вирусын кан тамырына наркотиклар керткәндә йоктырган. Быел ун айда ВИЧ-инфекциянең 3 яңа очрагы исәпкә алынды.
    Авыруның таралу юлларын анализлау инфекциянең наркотиклар кулланучылар арасында энәләр һәм шприцлар һәм җенси юл белән йогуын күрсәтә. Әти-әниләр, балаларыгызны наркотиклардан саклагыз: наркотиклар - СПИДка туры юл. Шулай ук хатын-кызлар, тормыш иптәше сайлаганда, сак булсыннар иде, чөнки ир-атлардан инфекция йоктыручы хатын-кызлар саны арта. 30-35 яшьлек ир-атлар арасында чирләү очраклары бигрәк тә артты.
    Соңгы елларда авырып китү куркынычы зур булган төркемнәр - наркоманнар, гомосексуаллар, җенси юл инфекцияләре белән авыручыларның ВИЧ-инфекциягә тикшерелүләре кимеде. Бу - исә инфекция йөртүчеләрнең күпмедер өлеше билгесез кала, дигән сүз. Авыручылар санының айсберг кебек - күренмәгән өлешенең күренгәненә караганда күбрәк булуы да ихтимал. Көнбатыш Европа илләрендә һәм Америкада ВИЧ-инфекция кимү юнәлеше алды. Бу - СПИДка каршы җәмәгатьчелек, аерым кешеләр алып бара торган зур эш нәтиҗәсе. Бездә дә, алардагы кебек, нәтиҗәле профилактик чаралар белән эшләүне көчәйтергә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: