Путин Миңнехановның яңа срокка тәкъдим ителүен хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында дәүләт башлыгы Владимир Путин белән очрашу үткәрде.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның көзендә республикада үткәреләчәк бердәм тавыш бирү көнендә республика җитәкчесе урынына тәкъдим ителүен хуплады. “Мин беләм: вәкаләтләр вакыты чыгып бара. Татарстан төп күрсәткечләр буенча Федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора. Һәм моңа сез республика җитәкчесе буларак башкарган хезмәтегез нәтиҗәсендә ирештегез. Шуңа күрә мин, һичсүзсез, республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка кандидат булып күрсәтелүегезне хуплыйм”, - диде Путин.
Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан җитәкчесе сыйфатында башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа уңышлар теләде.
Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. “Мин – сезнең команда әгъзасы. Сез хуплаган очракта, мин алга таба да эшләргә әзер”, - диде ул.

Фото: пресс-служба Президента РФ

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/20-05-2020/putin-podderzhal-vydvizhenie-minnihanova-na-novyy-srok-5744093

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.