САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин: фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр санын кардиналь рәвештә киметергә кирәк

Президент шулай ук россиялеләр арасында "социаль упкын" барлыгын таныды.

Россия топ-менеджеры һәм гади гражданнар кереме арсында упкын бар, шунлыктан Россиядә кичекмәстән фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр санын "кардиналь" рәвештә киметергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин еллык зур матбугат конференциясендә әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Упкынга килсәк, кызганыч, ул бар. <..> Без, билгеле, аны исәпкә алырга тиешбез, һәм без фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр санын кардиналь рәвештә киметергә тиешбез. Бу дөрес”, - диде Путин менеджерлар һәм гади гражданнар кереме арсында “куркыныч упкын” турындагы журналист соравына җавап итеп.

Дәүләт башлыгы бай һәм ярлы кешеләр арасында аерма үсә бару – дөньякүләм тенденция, ул зур икътисадта бар, дип билгеләп үтте. Үрнәк итеп АКШны китерде.

2018 елның 7 маенда Россия Президенты 2024 елга кадәр илнең төп максатларын һәм бурычларын билгеләүче май указын имзалады. Указдагы бурычларның берсе – якындагы алты елда фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү. Россиядә 2024 елга фәкыйрьлекне киметү буенча пилот проекты дүрт этапта узачак. Беренче этапта фәкыйрьлекнең чын дәрәҗәсе, структурасы бәяләнәчәк һәм кешеләрнең һәм гаиләләрнең ярлылык сәбәпләре ачыкланачак.

 

Икенче этапта төбәкләрдә икътисад үсешенә анализ ясала һәм яшәү минимумыннан керемнәре ким булган гражданнарның төбәк реестры төзелә. Өченче этапта социаль ярдәм хисабына фәкырьлекне киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнү күздә тотыла.

Соңгы, дүртенче этапта гражданнарның керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү максатыннан төбәк чаралары планы проекты әзерләнәчәк.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев