САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин бизнес өчен ташлама чыгымнарын кайтарырга җыена

Бу илнең кече бизнеска булышлык күрсәтү авыр булган төбәкләренә ярдәм итәчәк.

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында белдерде.
«Бүген ил төбәкләренең инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар. Шуңа күрә федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең өчтән ике өлешен компенсацияләргә тәкъдим итәм», - диде ил башлыгы.
Моннан тыш, Президент 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын төгәлләргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шул рәвешле бизнес тормышын җиңеләйтү мөмкин дип саный.
• Узган ел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,5 млрд сумы - федераль бюджет акчалары исәбеннән. Ул 2024 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең акча ресурсларын куллануын киңәйтә.
• Республикада илкүләм проект кысаларында барлыгы биш төбәк проекты эшли башлады. Алар барысы да кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүне, аларны үстерүне күздә тоталар.
Юллама тантанасында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев