САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Программист белгечлеген кайларда үзләштерергә була?

Укырга керү өчен иң отышлы һөнәрләрне һәм аларны әзерләүче урта һөнәри белем бирү оешмаларын барлаган идек. Хәзер игътибарны иң кирәкле һәм перспектив белгечлекләрнең берсе — программистка юнәлдерәбез.

Бер генә урта һәм эре оешманы да программистсыз күз алдына китереп булмый. Компьютер, аңа тоташкан башка җиһазлар, сайт эшләми башласа, иң беренче, программистка мөрәҗәгать итәбез. Болары һәрберебез белгән көнкүреш мәсьәләләре. Дәүләт һәм шәхси оешмаларының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү, завод-предприятиеләрнең автоматлаштырылган җиһазларын көйләү, аларга төрле программалар төзү мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белеме булган белгечкә тапшырыла.

Әлеге белгечлекне көллиятләрдә һәм техникумнарда да үзләштерергә була. Укырга керергә теләүчеләр арасында өстәмә сынаулар оештырылмый, конкурс бары тик 9 сыйныфны тәмамлагач бирелә торган аттестат билгеләре нигезендә уза. Аттестатындагы билгеләрнең уртача баллы югарырак булганнар бюджет урынына үтә дигән сүз. Укырга керүчеләрнең баллары тигез булган очракта, кабул итү комиссиясендә эшләүче экспертлар мәктәп биргән характеристикага, баланың олимпиадаларда, конкурсларда катнашуына, төп фәннәрнең билгеләренә игътибар итәләр.


Казанның программистлар әзерли торган дәүләтнеке һәм түләүсез урыннары булган урта һөнәри белем бирү оешмаларын барладык. Мәгълүмат техникумнарның, көллиятләрнең рәсми сайтларыннан һәм телефон аша кабул итү комиссияләреннән алынды.

 Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-07-2020/programmist-belgechlegen-kaylarda-zl-shtererg-bula-5752947

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев