САРМАН
  • Рус Тат
  • Проблемаларны чишүдә – бергәләп

    Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, мәсьәләнең социаль юнәлгәнлеге соңгы вакытта халык теленнән дә, җитәкчеләр теленнән дә төшми. Хөкүмәт тарафыннан халыкның, бигрәк тә аз керемлеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән карарлар кабул ителү бу тармактагы проблемаларны җиңеләйтергә мөмкинлек бирергә тиеш. Шушы көннәрдә Җәлил поселогы башкарма комитетында узган техник киңәшмә дә шушы мәсьәләгә багышланган иде....

    Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, мәсьәләнең социаль юнәлгәнлеге соңгы вакытта халык теленнән дә, җитәкчеләр теленнән дә төшми. Хөкүмәт тарафыннан халыкның, бигрәк тә аз керемлеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән карарлар кабул ителү бу тармактагы проблемаларны җиңеләйтергә мөмкинлек бирергә тиеш. Шушы көннәрдә Җәлил поселогы башкарма комитетында узган техник киңәшмә дә шушы мәсьәләгә багышланган иде.
    Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул иң элек Премьер-министр җитәкчелегендәге республика штабы булган кебек, районда да торак-коммуналь хезмәтләре күрсәткәндә халык мәнфәгатьләрен яклаучы штаб эшләвен әйтте. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов җитәкли. Штаб торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү мониторингы үткәрә, ачыкланган проблемаларны хәл итә, мөрәҗәгать итүчеләрнең сорау, гозерләрен чишәргә булыша, Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган тарифларның урынсыз арттырылуына юл куймауны тәэмин итә. Җәлил җылылык челтәре предприятиесе - "Водоканалсервис" җәмгыяте директоры Альберт Әхмәтгалиев җылылыкка һәм суга тарифларның беренче яртыеллыкта үзгәрмәячәген тагын бер кат ассызыклады. Ә 1 июльдән газны, электр энергиясен, суны сатып алу бәяләре артканлыктан, аларның да артачагын әйтте. Поселокта күпкатлы йортларда җылылыкны гомуми исәпләү приборлары урнаштырганнан соң, һәр квадрат метрга туры килүче җылылык күләменең норматив буенча исәпләүгә караганда кимүен дә әйтте ул. Счетчиклар урнаштырылгач, түләү дә аларның күрсәткечләре буенча һәм ягу сезонында гына башкарылган. Бу исә җылылык бирмәгән айларда, түләү булмаганлыктан, субсидияләр билгеләү мөмкинлеген дә юкка чыгарган. Һәм менә халыктан кергән үтенечләрне искә алып, җылылык өчен түләүне ел әйләнәсе тигез өлешләрдә башкару турында карар кабул ителде. Бу аз керемле гаиләләргә субсидия алу мөмкинлеген кире кайтара. Түләү исә һәр йортка узган ягу сезонында бирелгән җылылыкның гомуми күләменнән чыгып исәпләнгән нормативлар буенча башкарылачак һәм, агымдагы ягу сезоны төгәлләнгәч, счетчик күрсәткечләре буенча аерма кабат исәпләнәчәк. Җылылыкны түләгәнгә караганда артыграк тоткансың икән, өстәп түлисе булачак һәм киресенчә. Бу түләүләр дә тигез өлешләрдә башкарылачак.
    Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Габбәс Гайсин да үз чыгышында җылылык өчен счетчиклар буенча түләүгә күчкәч, аз тәэмин ителгәннәргә бирелүче субсидия өлешенең төшеп калуына тагын бер кат басым ясады. Ә ул район буенча әз дә түгел, күп тә түгел - ай саен 1,5 миллион сум тәшкил итә. Г.Гайсин шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең ачыклыгын, һәркемнең Интернет аша үзенең күпме түлисе барлыгын белүдән тыш, түләр өчен квитанция чыгарып алу мөмкинлеге дә булуын әйтте. Ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә әҗәтләргә дә тукталды. Былтыр район буенча түләүләр 98 процент күләмендә җыелган. Җыелып бетмәгән өлеш тагын 2 миллион сумга артып, 18 миллион сумга җиткән. Бу, якынча, район буенча айлык түләүләргә тиң.
    Поселок башкарма комитеты бухгалтеры Лилия Хәбибуллина "Торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарә итү өлкәсендә эшләүче оешмаларның килешүләре каталогы" мәгълүмат ресурсын оештыру кысаларында эшләрнең торышы белән таныштырды. Барлык килешүләрнең электрон сәүдә мәйданчыгы аша башкарылырга тиешлеге мәгълүм. Оешмаларның чыгымнарын да шушы килешүләр каталогында күрергә мөмкин. Әйтик, аренда, элемтә хезмәтләре өчен түләү генә түгел, сатып алынган һәр ручка күренә анда. Л.Хәбибуллина отчетларны төзү, тапшыру сроклары буенча киңәшләр бирде.
    Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район филиалы директоры Резедә Хаҗиева торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр бирү тәртипләре белән таныштырды. Аның 6 айга билгеләнүе, 2 ай дәвамында әҗәт җыелган очракта, субсидиянең түләнми башлавын да әйтте. Районда 1116 йорт хуҗалыгы субсидия ала. Җәлилдә андыйлар 600дән артык, аларның 350се - пенсионерлар.
    Суд приставлары хезмәте начальнигы Николай Майоров әҗәтләрне эзләп алуга кагылышлы башкарма эшләр, аларның нәтиҗәсе белән таныштырды. ТМШлар, участок инспекторлары һ.б. белән берлектә эшләү мөһимлеген ассызыклады. Әҗәтләрне эзләп алуда ТМШларның хокукларына тукталды.
    Район башлыгы киңәшмәдә каралган барлык мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерде, проблемалар тумаслык итеп эш оештыру, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү мөһимлегенә басым ясады, якын киләчәккә бурычлар куйды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим