САРМАН
  • Рус Тат
  • Призлы III урыннар – бездә

    Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Бәйгедә безнең район командасы да катнашты. Ярышлар 24 январьдан 28 январьга кадәр барды. Җәлил поселогындагы яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдар Нуриев, 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясап, ике уен үткәрде. Ул, уеннарның беренче көн җиңүчесен...

    Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Бәйгедә безнең район командасы да катнашты.
    Ярышлар 24 январьдан 28 январьга кадәр барды. Җәлил поселогындагы яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илдар Нуриев, 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясап, ике уен үткәрде. Ул, уеннарның беренче көн җиңүчесен җиңеп, ярымфиналда Казан шәһәреннән килгән Эркин Яровтан җиңелде һәм нәтиҗәдә III урынны алды. 52 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Леонтий Колесник чыгыш ясады. Ул өч уен үткәреп, Әлмәт боксчысы Мальковны һәм Яр Чаллыдан Чумаковны җиңде. Ярымфиналда Казаннан спорт мастерлыгына кандидат Булат Вәлиевкә оттырып, III урынны яулады. Ярышлардан соң Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт остасы Павел Царев безнең егетләрнең, аеруча Леонтийның уенын мактады.
    14 февральдә Кама Аланында яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге башланачак. Сарман районы командасы анда тагын да уңышлырак чыгыш ясар, дип ышанабыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим