САРМАН
  • Рус Тат
  • Президент сайладык

    Районда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар оешкан төстә узды. Сайлаучыларның 97, 1 процентының тавыш бирүе халыкның бу мөһим вакыйгага битараф булмавын күрсәтте. 56 сайлау участогының барысында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Участоклар ачылганчы ук килеп, чиратка басучылар да әз түгел иде. Без булган 2557нче, 2558нче Сарман, 2565нче Җәлил сайлау участокларында...

    Районда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар оешкан төстә узды. Сайлаучыларның 97, 1 процентының тавыш бирүе халыкның бу мөһим вакыйгага битараф булмавын күрсәтте.

    56 сайлау участогының барысында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Участоклар ачылганчы ук килеп, чиратка басучылар да әз түгел иде.
    Без булган 2557нче, 2558нче Сарман, 2565нче Җәлил сайлау участокларында да халык бердәм булып, үз фикерен белдерергә килгән иде. "Безнең участокта 1232 сайлаучы, - ди 2558нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева. - 9 кеше исәптән төшү таныклыгы белән килде. 98 процент сайлаучылар килеп, 97 проценты, ягъни 1180 кеше тавышларын В.Путинга бирделәр". 2565нче Җәлил сайлау участогында 1555 сайлаучының 1480е үз сүзен әйтте. Аларның 95 проценты тавышларын шулай ук В.Путинга бирде. Район буенча аңа ышаныч белдерүчеләр - 95, 3 процент. Г.Зюгановка сайлаучыларның - 2, В.Жириновскийга - 0,78, С.Мироновка - 0,47, М.Прохоровка 0,9 проценты тавыш бирде.
    "Республика үзәк сайлау комиссиясендә протоколларның 100 проценты да эшкәртелде, - дип белдерде Министрлар Кабинетында узган брифингта үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин. - "Бердәм Россия" партиясе күрсәткән кандидат В.Путинга сайлаучыларның 82,70 проценты тавыш бирде. Икенче урында - КПРФ кандидаты Г.Зюганов, ул 9,66 процент тавыш җыйды. Аның артыннан, 2,93 процент белән, үз-үзен күрсәткән М.Прохоров. ЛДПР лидеры В.Жириновский сайлаучыларның - 2,23, "Справедливая Россия" кандидаты С.Миронов 1,76 процент тавышларын җыйды".
    А.Фомин белдергәнчә, республиканың тавыш бирү хокукына ия халкының 83,02 проценты сайлауларга килгән. Россиянең яңа Президентын 700 мең яшь кеше, шуларның 10 меңе беренче мәртәбә сайлаган (районда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр 128 булды). Күзәтүчеләр буларак, 15 ил вәкилләре катнашкан. 33 районда электрон тавыш бирү җайланмалары урнаштырылган булган. Комиссия рәисе, видеокүзәтү камералары һәм үтә күренмәле урналар куллану да отышлы булды, дип саный. "Бу барыбызда да җаваплылык хисен арттыра, - ди ул. - Мәгълүматлар дискларда сакланачак. Чыгымлы булса да, бу чара алга таба да кулланылачак".
    Районда да барлык участокларда да - видеокүзәтү, ә биш участокта электрон тавыш бирү җайланмалары урнаштырылган иде. Сайлау участокларында бәйрәм кәефе хөкем итте: һәркайда кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйладылар, теләгәннәр концерт карадылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим