САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Почтальон алып килә"

Июль аеның һәр икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Почта турында мәгълүматлар меңьеллык язма истәлекләрдә үк очраса да, илдә даими почта элемтәсе тарихы Петр I реформалары вакытыннан алып барыла. Билгеле, элек бер шәһәрдән икенчесенә ямщиклар йөрткән почта белән хәзергесе арасында - җир һәм күк аермасы. Илдә кырык меңнән артык...

Июль аеның һәр икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Почта турында мәгълүматлар меңьеллык язма истәлекләрдә үк очраса да, илдә даими почта элемтәсе тарихы Петр I реформалары вакытыннан алып барыла.
Билгеле, элек бер шәһәрдән икенчесенә ямщиклар йөрткән почта белән хәзергесе арасында - җир һәм күк аермасы. Илдә кырык меңнән артык почта бүлекчәләре эшли, почта йөртү өчен 450ләп почта вагоны, 17 меңләп машина, 360тан артык авиарейслар файдаланыла. Почта хезмәткәрләре көн саен миллионлаган хат, басма матбугат чаралары, меңәрләгән посылка кабул итәләр, эшкәртәләр. Хәзер почта бүлекчәләре ваклап сату, коммуналь түләүләр кабул итү, ксерокопия, фото һ.б. хезмәтләр дә күрсәтәләр. Район халкына хезмәт күрсәтүдә 19 почта бүлекчәсе начальниклары, 63 хат ташучы, Сарманда һәм Җәлилдә 4әр оператор, дүрт маршрут буенча 4 шофер, мәгълүмат бүлеге белгечләре һәм башкалар эшли.
Газета укучыларны "Сарман"га яздыруда һәм аны таратуда куйган хезмәтләре өчен без почта бүлекчәләре начальникларына, хат ташучыларга рәхмәтлебез. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район почтамтының кадрлар буенча белгече Кифая Галиуллина белән сөйләшеп алдык. "Сарманда ай саен 25 меңләп газета һәм 700ләп журнал таратыла, - ди ул. - Җәлилдә - тагын да күбрәк. Почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүдә утыз елдан артык шушы тармакта эшләүче инструктор Фәния Фәрхетдинова, Сарман бүлекчәсе начальнигы Әлфия Корбанова, урынбасары Дамира Бәдертдинова, Җәлил бүлекчәсе начальнигы Сәмига Кәримова, урынбасары Лилия Арсланова, Янурыстан Рәсимә Мирзасалихова, Саклаубаштан Лилия Имамова, Петровка Заводтан Лидия Солтанова, Күтәмәледән Венера Яппарова һәм башкаларның тырышлыгы зур. Озак еллар хат ташучы булып эшләүче Нәфисә Миңнехуҗина, Ләйсирә Салихова (Янурыс), Рәмзия Юнысова (Җәлил), Рәзинә Сәхәбетдинова (Александровка), Гөлназ Шәмсетдинова (Нөркәй), Миңсылу Шәйгалләмова (Рангазар), Елена Тумриева, Ландыш Әхмәтова (Сарман) эшеннән дә халык канәгать. Почта бүлекчәсенең эш башы - сортировка бүлегендә, дисәк, арттыру булмастыр. Биредә Фәридә Махиянова, Альмира Латыйпова, Әлфия Миргаҗәмова кебек үз эшләренең осталары эшли. Подписка бүлеге белгече Фәридә Сабирова, кассир Илгизә Габделхакова, мәгълүмат бүлеге белгечләре Гүзәл Миңнехуҗина, Илмира Салихова, Фәнүзә Фәрхетдинова, Алия Шәкүрова турында да шул ук сүзләрне әйтергә була. Операторларыбыз Лилия Габдрахманова, Ильмира Садыйкова, Тамара Йосыпова (Сарман), Алсу Шәйдуллина, Римма Идиятуллина (Җәлил) эшенә карата да рәхмәт кенә ишетәбез. Алга таба да шулай булып каласына, халык белән ике арадагы элемтәләрнең ныгый гына барачагына ышанабыз".

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X