САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка завод мәктәбендә Әзһәр Габидинең улы белән очрашу оештырылды

Петровка завод урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Әзһәр Габидинең улы Габидуллин Маннур Әзһәр улы белән очрашу оештырылды

Әлеге чарада  Ә.Габидинең  “Күлдәвектә кояш көлә” исемле китабы тәкъдир ителде. Маннур Әзһәр улы үзенең чыгышында әтисе, аның тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләде. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, туган авылы  турында  яңа мәгълүматлар тупладылар, аның шәхси әйберләре, үз кулы белән язган шигырьләре сакланган Чукмарлы авылындагы музейга виртуаль экскурсия  ясадылар. Чараның ахырында катнашучылар барысы бергә Ә.Габиди сүзләренә язылган җырны башкардылар. Маннур Әзһәр улы катнашучыларга тәкъдир ителгән китапны бүләк итте. Очрашу истәлекле һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев