САРМАН
  • Рус Тат
  • Онлайн мәктәбендә

    И гомерләр диген: аккан сулар белән бер - үтә дә китә икән. Кызым Айгөл Изаил кызы Солтангированың да урта мәктәпне, аннан КГПИның чит телләр факультетын тәмамлап, Сарман урта мәктәбенә эшкә кайтуына 18 ел үткән. Бүген инде ул үзе укыткан балаларның балаларын укыта. Әлбәттә, башлангыч классларда, атнага ике генә сәгать кергән...

    И гомерләр диген: аккан сулар белән бер - үтә дә китә икән. Кызым Айгөл Изаил кызы Солтангированың да урта мәктәпне, аннан КГПИның чит телләр факультетын тәмамлап, Сарман урта мәктәбенә эшкә кайтуына 18 ел үткән. Бүген инде ул үзе укыткан балаларның балаларын укыта. Әлбәттә, башлангыч классларда, атнага ике генә сәгать кергән инглиз теле дәресендә, балага тиешле белем бирү авыр да, җаваплы да хезмәтләрнең берсе.
    Бүгенге көн укытучыдан заман белән бергә атлауны таләп итә. Аны инде компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың чит тел укытучылары өчен халыкара инглиз онлайн мәктәбе оештырды. Айгөл 22 дәрәҗәдән торган әлеге курсларның 16 дәрәҗәсен тәмамлады, 6 сертификатлы булды. Җибәргән һәр хезмәте югары бәя ала. Инде 80 мәртәбә сөйләм дәресенә керде. Әлбәттә, моның күпме вакыт, белем, әзерлек таләп итүен анда укыган кешеләр үзләре генә белә. Үзем сәнгать кешесе булгач, аны сәхнә белән чагыштырыр идем, сәхнәгә чыккан кебек, элемтәгә мең мәртәбә дулкынланып чыгарга кирәк. Айгөл дә каушый, борчыла. Әмма һәр онлайн дәресеннән соң, куелган бәяләмәләрне укыгач, аның гына түгел, безнең дә күңел күтәрелә. Шундыйларның берсен - 2012 елның 22 мартында бирелгән, инглиз телендә язылган бер фикерне китереп үтәсе килә. Татарчасы болайрак яңгырый: "Сезнең сөйләмегез яхшы, авазларның әйтелеше ачык. Зирәклек үзегезгә булган ышаныч аша килә. Тормыш тәҗрибәгез Сезгә кешеләр белән мөгамәләдә ягымлылык, кече күңеллелек өсти". Рухи күтәренкелек бирә торган мондый илһамлы сүзләрдән соң эшләгән саен эшлисе килеп тора. Ә бит инглиз телендә күпме сочинение язарга кирәк! Барысы 89 инша җибәрде. Эшләренең "кызыл йолдыз" белән бәяләнүе исә икеләтә сөенеч, ул тагын да зуррак уңышларга этәргеч бирә. "Болар миңа шифалы дару кебек", - ди ул үзе дә. Һәр дәрәҗәнең тестларын эшләргә керү баллы 70 процент булса, шөкер, Айгөл аларны 100 балл итеп үтәп чыкты. Онлайн мәктәбе укытучыларының котлау, рәхмәт сүзләренә, балам, мин дә кушылам. Алга таба да белемең белән меңнәрне егып, буй-сының, талантың белән күпләрне сокландырып эшләргә һәм яшәргә язсын сиңа. Акыллы, белемле кешеләрнең тәкъдим, фикерләрен эшеңдә куллан. Аллаһ сиңа игелекле укучылар насыйп итсен, сәламәтлектән аермасын.
    Әтисе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган баянчы Изаил Һадиуллин исән булса, ул да Айгөл белән горурланыр, аның уңышларына чын күңелдән сөенер иде. Айгөлебез әтисе рухына да тап төшерми. Ул бар яктан сәләтле: музыкага гашыйк, матур итеп бии - сәнгатьне ярата. Уңган, булганлыгы, нәрсәгә алынса, шуны җиренә җиткереп башкара алуы да аны күркәм итә. Техника йөртү хокукына ия булды, менә 10 ел инде машина иярли, безне җиләкле аланнарга, гөмбәле урманнарга алып бара. Сабыр, изге күңелле булуы аңа булган авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Инде алга таба да Ходай сине сабырлыктан аермасын, әрнү-сагыш белмә, киләчәгең өметле, бәхетләрең гомерле булсын, балам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим