САРМАН
  • Рус Тат
  • Әнвәрне үз итәләр

    Үзәк сырхауханәгә алтын куллы табиб килгән, дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Менә үземә дә аның белән очрашу язган булып чыкты. Январь аенда хирургия бүлегендә аның кул астында дәваланырга туры килде. Хирургия бүлегенә юлламаны миңа участок табибы Айрат Латыйпов бирде. Кыюсыз гына хирургның кабинет ишеген шакыдым. Әнвәр Әхмәтҗанов мине якты йөз,...

    Үзәк сырхауханәгә алтын куллы табиб килгән, дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Менә үземә дә аның белән очрашу язган булып чыкты. Январь аенда хирургия бүлегендә аның кул астында дәваланырга туры килде.
    Хирургия бүлегенә юлламаны миңа участок табибы Айрат Латыйпов бирде. Кыюсыз гына хирургның кабинет ишеген шакыдым. Әнвәр Әхмәтҗанов мине якты йөз, татлы сүз белән каршылады. Зарларымны тыңлагач, унбиш яшьлек кызлар хәленә кайтара алмасам да, бөтен барлыгымны биреп дәвалармын, дип, уенын-чынын кушып сөйләшеп, елмаюлы карашы белән үк савыктырып җибәргәндәй итте. Озак еллар халыкка армый-талмый хезмәт иткән Илдус Котдүсовичка лаеклы алмаш килгән икән. Бу бүлектә эшләүче шәфкать туташлары да һаман да шундыйлар: берсен мактап, икенчесен калдырырлык түгел, һәммәсе - үз эшләренең осталары. Нинди генә авыр хәлләр белән очрашмасыннар, югалып калмыйлар. Яшәү белән үлем арасындагы авыруларны карау, төрле катлаулылыктагы яраларны бәйләү, төннәр йокламый дежур торулар алардан уяулык сорый, бик зур җаваплылык таләп итә. Аларның эше хәрби хезмәткә тиңләрлек. Бүлекнең эшчәнлеге дә, андагы үзара мөгамәлә дә табибка бәйле. Ә.Әхмәтҗановны, алтын куллы, диләр авырулар. Аның бик озак еллар әле Сарман районы халкы сәламәтлеге сагында торуын телибез. Үзенә дә Ходай саулык, уңышлар насыйп итсен.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим