САРМАН
  • Рус Тат
  • Нурлы китап

    Китап - гаҗәеп бер тәрәзә, шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен танып беләләр. Ул һәр баланың дусты, тәрбиячесе, тирән акыллы укытучысы булырга тиеш. Ел да 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көнне бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен туган. Аның әкиятләрен укымаган малайлар, кызлар бар микән?...

    Китап - гаҗәеп бер тәрәзә, шуның аша балалар дөньяны һәм үз-үзләрен танып беләләр. Ул һәр баланың дусты, тәрбиячесе, тирән акыллы укытучысы булырга тиеш.
    Ел да 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көнне бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен туган. Аның әкиятләрен укымаган малайлар, кызлар бар микән? Булса, алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, саф йөрәкле, ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнлекләрен дә белмиләр, китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламыйлар. Күптән түгел балалар китапханәсе Сарман гимназиясенең китап сөюче башлангыч сыйныф укучыларын сәнгать мәктәбенә балалар иртәсенә җыйды. Бәйрәмгә районыбызның мөхтәрәм язучысы Дамир абый Гарифуллин да чакырылды. Балалар иртәсе татар халык әкиятенә презентация белән башланып китте. Китапханә методисты Э.Кәримова, әйдәп баручы китапханәче А.Нариманова китапның якын юлдаш, киңәшче булуы, аның батырлык, ихтыяр көче һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияләве турында сөйләделәр.
    Китапханәгә зирәк, акыллы, китап яратучы балалар йөри. Бу көнне без иң күп китап укучы һәм китапханәгә даими йөрүче балаларны да билгеләп үттек, аларга мактау хатлары тапшырдык, китаплар бүләк иттек.
    Тапкырлыкны, зирәклекне сынап карау өчен балаларга "Брейн-Ринг" уены тәкъдим ителде. Биредә бишәр кешедән торган "Белем" һәм "Йолдызлар" командалары көч сынашты. Назыйф Шәйгалләмовның биюе, курайда уйнавы, Чулпан Ситдикова башкаруында яңгыраган җыр бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Жюри, уенга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде; аларга бүләкләр тапшырылды.
    Ахырда сүз берсеннән-берсе кызыклы китаплар иҗат итүче, сабый җанлы шагыйрь Дамир абый Гарифуллинга бирелде. "Китапны күп укысаң, күңел күзе ачыла, дөньяны яхшырак күрә, танып белә башлыйсың", - диде ул һәм изге теләкләрен юллады. Без дә, балалар китапханәгә күбрәк йөрсен, балачак китаплы булсын иде, дигән теләктә калабыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим