Җәйге аяк киеме дөрес сайланмаса, сәламәтлеккә зур зыян килергә мөмкин.
Дөрес сайланмаган җәйге аяк киеме аяк табанын деформацияләргә мөмкин. Бу турыда Здоровье.Майл сайтында язылган.
Травматолог-ортопед Михаил Вихтар сүзләренчә, бу организмга тулаем начар йогынты ясый.
Җәй көне аяклар өчен төп дошман — сланцы. Табиб шулай ди.
Шулай ук аяк киеме табаны материалына да игътибар итәргә кирәк. Ул артык биек булмасын.
«Җәй көне шәһәр читендә яки паркта яланаяк йөреп була. Аякларны табигый халәттә йөртү — бик яхшы. Моңа йога ярдәм итә», — дип киңәш иткән табиб.
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз