САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди очракта эш бирүче хезмәткәрне ялга җибәрмәскә мөмкин?

Әгәр хезмәткәрнең агымдагы елда ялга китүе оешма-эш бирүченең нормаль эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаса, аның ризалыгы белән чираттагы ял киләсе елга күчерелергә мөмкин.

Бу очракта чираттагы ял эш елы тәмамланганнан соң 12 айдан да соңга калмыйча файдаланылырга тиеш.

Моннан тыш, эш бирүченең хезмәткәрне ялдан чакыртып алырга да хакы бар. Бу очракта исә ялның файдаланылмаган өлеше хезмәткәргә агымдагы ел дәвамында аның өчен уңайлы вакытта тәкъдим ителергә яки киләсе ел ялына кушылырга тиеш. «Ялдан чакыртып алу шартлары законда күрсәтелмәгән, эш бирүче аларны мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукына ия», - дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта, эш бирүченең рәттән ике ел дәвамында еллык ял бирмәскә, шулай ук балигъ булмаган хезмәткәрләр һәм хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган производстволарда эшләүчеләрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы юк.

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189503/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X