САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрне котларга “Хуҗа Насретдин” килгән

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 нчы ноябрьдә “Әниләр көне” уңанннан бәйрәм үткәрелде.

Бу бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнә башладылар. 
Бәйрәм вакытында укучылар ялгыз һәм күмәк номерлар башкардылар, кызыклы скетчлар, “Шалкан” әкиятенең яңача вариантын куйдылар. Иң гаҗәпләндергәне 6 нчы сыйныф укучыларының инглиз телендә уйнаган әкият күренеше булды. Башлангыч сыйныфлар әзерләгән Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе дә һәркемнең күңеленә һуш килде. Әниләр катнашында оештырылган уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрделәр. 
Бәйрәм азагында әниләргә укучылар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Әниләр бәйрәменнән һәркем канәгать калды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев