САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек яшисең, авыл?

Саклаубаш авылына беренче казыкны башкортлар һәм типтәрләр какканнар. Урыс документларында бу авыл беренче мәртәбә 1754 нче елда телгә алына. Башкортостан галимәсе Ф.Хисаметдинова да шул датаны атый. Ул чакта Саклаубаш авылы Сарайлы-Мин волостена караган. Саклаубаш саклау һәм баш сүзләреннән ясалган. Саклау саклап, кадерләп тоту, белдермәү, сөйләмәү, истә тоту дигән мәгънәне аңлата....

Саклаубаш авылына беренче казыкны башкортлар һәм типтәрләр какканнар. Урыс документларында бу авыл беренче мәртәбә 1754 нче елда телгә алына. Башкортостан галимәсе Ф.Хисаметдинова да шул датаны атый. Ул чакта Саклаубаш авылы Сарайлы-Мин волостена караган.
Саклаубаш саклау һәм баш сүзләреннән ясалган. Саклау саклап, кадерләп тоту, белдермәү, сөйләмәү, истә тоту дигән мәгънәне аңлата. Әмма безнең бабаларыбызда агач кисү тыелган урманны "Саклау" дип атау гадәте булган. Ягъни безнеңчә әйтсәк - тыюлык. Халык телендә йөргән сүзләргә караганда, бу тирәдә саклаулар күп булган. Шул саклаулардан чыккан инешне дә Саклау инеше дип атаганнар. Шулай итеп, авыл Саклаубаш булып киткән. Авыл халкы даими артып торган. 1917 нче елга ул өч мәхәлләле авыл булган, һәр мәхәлләдә манаралы мәчеттән азан тавышы яңгырап торган.
Бөек Ватан сугышында авылның 91 ир-егете башын салган.
1947 нче елда "Уңыш" колхозы 4 бригаданы берләштерә. 1957 нче елда 10 авылны берләштергән "Нөркәй" совхозы төзелә. 1965 нче елда ул икегә бүленә. Биш авылны, шул исәптән Саклаубашны да кертеп, "Тукай" совхозы төзелә. Аның белән 1947 нче елда колхоз рәисе итеп билгеләнгән Сафин Тимергали җитәкчелек итә. Совхоз директоры вазифасын исә ул лаеклы ялга чыкканчы 24 ел башкара. 1970-1980 нче елларда совхоз республикада да иң алдынгылардан була. 1995 нче елда Саклаубашта яңа мәчет ачыла.
Саклаубашта элек-электән дин гыйлемен яхшы белгән муллалар булган. 19 нчы гасыр башында Сәгъдетдин Кызрачев һәм Габделлатыйп Габдиев муллалык иткәннәр. Авыл тарихында якты эз калдыручылар арасында Габделваһап карт нәселен аерым атау кирәктер. Аның улы Сираҗетдин Саклаубашта гомер буе мулла була, аның балалары да дин юлында мактаулы хезмәт куялар. Авыл зыялысына мөәзин Мөхәммәтшакир Галләметдин улы да кергән. Мәшһүр педагоглар Мәрьям һәм Шәмсия Галләмовалар - шушы нәселдән. "Туган тел", "Әлифба" китапларын төзүче Мәрьям апа Саклаубашның беренче укытучысы булган.
Бергә тарткан йөк җиңел
Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы:
- Авыл җирлегенә караган дүрт авылда 944 кеше яши. Авыл җирлеге башкарма комитеты, советы, депутатлар аларның тормыш шартлары уңайлы, проблемалары азрак булсын өчен, планлы эш алып баралар. Ел дәвамында гомуми җыелышлар, советның утырышлары уздырыла, аларда башкарылган эшләр анализлана, халыкны борчыган мәсьәләләр тикшерелә.
Авылларда барлык эшләр халык белән берлектә оештырыла. Урамнарда тәртип булдыру, чүптән арындыру, зиратларны чистарту, чүплекләрне тәртипкә китерү, буяу-агарту эшләрендә бюджет оешмаларында эшләүчеләр белән бергә пенсионерлар да актив катнаша. Санитар чистарту икеайлыклары оешкан төстә уза.
Халык мал-туар асрап, үзеннән арткан продукцияне сатып та, әйбәт кенә табыш ала. Эшмәкәр Ринат Габидуллин көн саен сөт җыя, ярминкәләрдә катнашу мөмкинлеге чыгып тора. Терлекләрнең баш саннары арта бара. Агрофирма теләгән кешеләргә печәнчапкыч белән ярдәм итте, салам чикләнмәгән күләмдә бирелде. Сыер асраучыларга хөкүмәт биргән ярдәм дә әйбәт булды. Шәхси хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган ташламалы кредиттан илле ике хуҗалык файдаланды.
Авылларыбызда тормыш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Республика хөкүмәте, район ярдәме белән бу юнәлештә бик күп эшләр эшләнде. Саклаубаш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, мәктәптә ашханә яңабаштан җиһазландырылды, янгынга каршы чаралар булдырылып, авылга ут сүндерү автомашинасы бирелде. Былтыр Өчөйле Саклау авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылды. Ә аңа кадәр Саклаубаш белән ике арада юлга асфальт түшәлгән иде. Авыл урамнары да асфальтланды, Алга белән Саклаубаш арасына - асфальт, Алга белән Кәүҗияк арасына таш җәелде.
Җирлектәге мәктәп, балалар бакчалары, участок хастаханәсе, мәдәният йортлары, ФАП, почта бүлекчәсе, кибетләр, кыскасы, барлык оешма-учреждениеләр үз эшләрен тиешле югарылыкта алып баралар. Барлык бәйрәмнәр матур итеп билгеләп үтелә. Сугышта катнашучылар һәм аларның толлары фатирлар белән тәэмин ителделәр.
Билгеле, әле җирлектә эшлисе эшләр дә шактый. Саклаубаш мәктәбенә капиталь ремонт кирәк. Өчөйле Саклау авылының Тукай һәм Кызыл яр урамнарына таш түшисе бар, иске объектларны сүтү мәсьәләсе дә тора алда. Үз эшләрен ачарга теләүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү дә - безнең бурыч. Без боларны башкарып чыгарыбызга ышанабыз. Ә ирешелгәннәр - барысы да, инде әйткәнемчә, уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мин, безгә ярдәмнәре өчен, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировка, муниципаль район башлыгы Нәфис Закировка эчкерсез рәхмәтемне җиткерәм. Авыллар тормышын көндәлек яктыртып баручы "Сарман" газетасы хезмәткәрләренә дә рәхмәтем зур. Барчасына исәнлек-саулык, бәхетле, имин тормыш телим.
Клубка яратып йөриләр
Өчөйле Саклау авылы халкы клуб мөдире булып эшләүче Резедә Таҗетдинованы мактап туя алмый. Бинасы иске, дип тормыйлар, төрледән-төрле кичәләр үткәреп кенә торалар биредә. Әле клубларының кырык еллыгын да "Җырлап, биеп, уйнап-көлеп үткән кырык ел" дип бәйрәм иткәннәр. Агачтан салынган ул клуб күпләрнең яшьлекләрен исләренә төшереп торса да, заманча мәдәният йорты кирәк инде авылга. Шунысы куанычлы, республикада күпфункцияле үзәкләр төзү программасы гамәлдә. Биредә дә 2014 нче ел планына шундый төзелеш кертелгән, диделәр.
Ә Өчөйле Саклауда "Ягез әле, егетләр", "Супербабайлар", "Татар кызы" бәйгеләре гөрләп уза, Яңа ел бәйрәмендә күңел ачарга теләүчеләр клубка сыймый. "Раяз Шәехов, Гөлназ Хәйретдинова, Лилия Габидуллина, Әлфия Галиуллина, Әнүзә Фәйзуллина кебек актив авылдашлар булганда, теләсә нинди концерт, кичә оештыру берни түгел, - ди Резедә. - Айзирә һәм Алисә Хәйретдиновалар, Илвир Фәхразыев, Раил Мәүләвиев кебек яшьләр дә ялындырып тормый. Ә Сөмбел Габидуллина "Җырлы-моңлы балачак" район бәйгесеннән Ирланд халык биюен башкарып, I дәрәҗә диплом алып кайтты".
Резедәнең үзенең хезмәте дә югары бәяләнгән: ул быел ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына, истәлек бүләгенә ия булган, аңа муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган, 2005 нче елның "Иң яхшы клуб хезмәткәре" дигән исеме дә, тагын башка бик күп җиңүләре бар.
Клубта оста куллар, нәфис сүз, бию түгәрәкләре эшли.
Резедә халыкка китапханә хезмәте дә күрсәтә. Озак еллар булмаган ул биредә. Резедә килеп эшли башлагач, 2004 нче елда ачканнар бер бүлмәдә. "Китап яратучылар күп. Аннан, егермеләп газета-журналлар кайта. Бар кеше дә яздыра алмый бит ул кадәрне өенә. Монда рәхәтләнеп укыйлар", - ди ул.
Менә шулай 220 кешесе булган авыл кичләрен дә, көндезләрен дә клубка рәхәтләнеп йөри.
"Юлдаш"ны үз итәләр
Гөлназ һәм Алмаз Фарукшиннарның "Юлдаш" кибетен саклаубашлылар гына түгел, авыл аша үтүче юлчылар да үз итә. Кибеттә авыл халкы өчен беренче чиратта кирәк булган барлык товарлар да бар. Тырыш эшмәкәрләр әлеге кибет белән халыкка инде ун елдан артык хезмәт күрсәтәләр, төрле чаралар үткәргәндә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Матур итеп өй җиткереп киләләр, өч бала үстерәләр.
Эш авыр, дип тормыйлар
Саклаубаш почта бүлекчәсе Саклаубаш, Өчөйле Саклау, Алга, Иске Имән, Сарсаз Тәкермән авылларына хезмәт күрсәтә. Дүрт хат ташучы, ал-ял белән исәпләшмичә, халыкка газета-журналлар тарата, пенсия өләшә, көндәлек кирәк-яраклар белән дә сату итә. Нормативлар буенча хат ташучының сумкасы җиде килограммнан артмаска тиеш икән. Тик нормативка карап торып, җиткерелгән план үтәлми дә калырга мөмкин бит. Ә анысы хезмәт хакына суга. Шулай да зарланмыйча, көн дә авыр сумкаларын җилкәләренә салып, өйдән-өйгә йөри хат ташучылар. Бүлекчә җитәкчесе Лилия Имамова алар эшеннән канәгать . Үзе ул биредә 1989 нчы елдан эшли. Хәзер почта бүлекчәләрендә дә бар эш компьютерлаштырылган. Түләүләр, штрафлар, акча күчерүләр, кыскасы, барысы да шуның аша башкарыла. Замана ничек таләп итә, шулай эшлисең инде.
- Ә район газетасын яратып укыйлар, - ди Лилия. - Яздыру планнары да һәрвакыт арттырып үтәлә.
Эш авыр, дип тормыйлар
Саклаубаш почта бүлекчәсе Саклаубаш, Өчөйле Саклау, Алга, Иске Имән, Сарсаз Тәкермән авылларына хезмәт күрсәтә. Дүрт хат ташучы, ал-ял белән исәпләшмичә, халыкка газета-журналлар тарата, пенсия өләшә, көндәлек кирәк-яраклар белән дә сату итә. Нормативлар буенча хат ташучының сумкасы җиде килограммнан артмаска тиеш икән. Тик нормативка карап торып, җиткерелгән план үтәлми дә калырга мөмкин бит. Ә анысы хезмәт хакына суга. Шулай да зарланмыйча, көн дә авыр сумкаларын җилкәләренә салып, өйдән-өйгә йөри хат ташучылар. Бүлекчә җитәкчесе Лилия Имамова алар эшеннән канәгать . Үзе ул биредә 1989 нчы елдан эшли. Хәзер почта бүлекчәләрендә дә бар эш компьютерлаштырылган. Түләүләр, штрафлар, акча күчерүләр, кыскасы, барысы да шуның аша башкарыла. Замана ничек таләп итә, шулай эшлисең инде.
- Ә район газетасын яратып укыйлар, - ди Лилия. - Яздыру планнары да һәрвакыт арттырып үтәлә.

Эше "тавык чүпләп" бетермәслек

Реклама

Гөлдания Сафина авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып унбиш ел эшли. Халык бу вазифадагы хезмәткәрләрне элекке гадәт буенча әле дә авыл советы секретаре дип йөртә. Ничек кенә аталсалар да, алар авылда халык белән турыдан-туры эшләүче, халыкның барлык гозерләрен тыңлаучы һәм үтәүчеләр булып калалар. Алар кулыннан узган кәгазь-документларның да исәбе-хисабы юктыр. Заман белән бергә атларга да тиеш алар. Ведомствоара электрон бәйләнеш гамәлгә кертелгәч, җаваплылык тагын да артты, дияргә буладыр. Чөнки, законнарны белү өстенә, һәр мөрәҗәгатьне билгеле вакытында, төгәл үтәргә дә кирәк. Контрольдә тотыла торган бу мәсьәләдә Саклаубашта җитешсезлекләргә юл куелмый икән, димәк, бу Гөлдания Сафинаның эшен үз югарылыгында башкаруы, дигән сүз.
Без барган вакытта да аның янында кеше бар иде. Өчөйле Саклау авылыннан эшмәкәр Назыйф Галиуллинның үтенечен дә тиз арада хәл итәргә сүз бирде ул.
"Юллар туган якка кайтарды"
Рәйсә Хөсниева Өчөйле Саклау авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш шактый еллар читтә йөртсә дә, соңрак тормыш иптәше Таһир һәм балалары белән туган авылына кайтып төпләнгән. Совхоз йорт биргән, Рәйсә ханым күп еллар инде Саклаубашта совхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Тормыш иптәше генә бу дөньядан иртәрәк китеп барган. "Эретеп ябыштыручы булып эшләде, алтын куллы иде, 25 ел бик матур яшәдек", - дип искә ала Рәйсә ханым. Әнисе дә бүгенге көндә гүр иясе инде. Аларны ташлап китә алмыйм, ди Рәйсә ханым. Хәер, ташлап китәрлекмени соң. Авылның табигате дә бик матур, кешеләре дә бер-берсенә бик ярдәмчел, игелекле. Әле менә узган ел Саклаубаш белән Өчөйле арасына, авыл урамнарына бик шәп итеп асфальт юл да салынган. "Элек балалар машиналарын Саклаубашта калдырып кайталар иде, хәзер бик рәхәт", - диләр өчөйлелеләр.
Якыннары вафатыннан соң, Рәйсә ханым шигырьләр, бәетләр яза башлаган. Авылда үткәрелә торган мәдәни чараларда да актив катнаша икән.
Авыл эшмәкәрләре
Лилия һәм Ринат Габидуллиннар шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнәләр. Бу эшкә 2003 нче елда районда беренчеләрдән булып алынганнар. "Көн саен 250-300 килограмм сөт җыябыз, Мөслимгә тапшырабыз", - диләр алар.
Әниләре Дания апа егерме елга якын тракторда эшләгән, хәзер балалар, оныклар янәшәсендә матур көн күрә. Габидуллиннарның олы кызлары Сөмбел, әнисе кебек, һәвәскәр артист. Кечкенәләре әлегә бакчага йөри.
Гөлләр арасында гына
Шәрәфиевлар гаиләсе өчен быелгы ел юбилейлар елы дияргә дә мөмкин. Гөлҗиһан апага 18 нче апрельдә 70 яшь тула. Декабрьдә Хәйдәр абый белән язмышларын бергә бәйләгәнгә 50 ел була.
Моннан ун гына километр ераклыкта булган Мөслим районы Югары Табын авылында туып үскән кыз мәктәпне тәмамлауга сыерлар сава, ә җәйге лагерь Саклаубаш урманына урнашкан була. Егет кеше өчен дистә чакрым - ерак юлмыни? Сыер саугач, кызны көн саен авылына кайтарып куя торган була Хәйдәр абый.
Бергәләп өч бала үстерәләр. Фәүзия Дөрештә яши, укытучы. Миләүшәләре - Чаллыда, шәфкать туташы. Бу арада аның һәм тормыш иптәшенең аеруча шатлыклы көннәре - уллары Наил "Татар малае" конкурсында Чаллының Комсомольск районы буенча икенче урынны алган. Гөлҗиһан апа белән Хәйдәр абыйның уллары Әзһәр исә авылда яши, механизатор, тормыш иптәше - "Нөркәй" агрофирмасында баш бухгалтер булып эшләүче Дания ханым белән бер бала үстерәләр.
Шәрәфиевлар йортында шуңа игътибар иттек: бер-берсенә булган ихтирам, күңел җылысыннан тыш, Гөлҗиһан апаның гөлләре дә йортка гаҗәеп ямь бирәләр. "Бик яратам мин аларны, җәй буе бакчабызда чәчәкләр дә үстерәм", - ди Гөлҗиһан апа. Гөлләре, чәчәкләре кебек назлап үстергән балалары да - йортның яме. "Аларның кадер-хөрмәтендә яшибез", - дип сөенеп бетә алмыйлар Гөлҗиһан апа белән Хәйдәр абый. Озак еллар аралашып яшәгән, акыллы киңәше, ярдәменнән ташламаган, авылда шәфкать туташы булып эшләгән мәрхүмә Тәзкирә Мәрданованы икесе дә хөрмәт белән искә алдылар.
Хәйдәр абый лаеклы ялга чыккач, дин юлына баскан һәм бүгенге көндә авылда имам-хатыйп вазифасын башкара. «Халыктан кергән хәер-сәдакаларга тотабыз мәчетне», - ди ул.
Яшьлегендә эшне ат җигүдән башлаган, механизатор булган. Комсомол оешмасы секретаре булырга да туры килгән. Ул елларны мавыктыргыч вакыйгаларын сагынып сөйләде. Бергә эшләгән Илгизәр абый Кушаев, Гөлфия апа Сәетшинаны искә алды, үзен эшкә өйрәтүчеләр дип, Тимергали Сафин, Җәват Абдуллинны атады. Беренче укытучысы булган Галия апа Әхтәмова-Сафина, тормыш итәргә өйрәткән әнисе Шәмсенур Сабит кызының, дөрес юл күрсәтүче Аллаһы Тәгалә исемнәрен рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
"Бөтен кешегә дә
шундый шартлар телим"
Өчөйле Саклау авылы фельдшеры Әнүзә Фәйзуллина исеменә авылдашларыннан рәхмәт сүзләре еш ишетелеп тора. Ул тумышы белән дә, үсеше белән дә - шушы авылныкы. Югары категорияле фельдшер 220 кешегә хезмәт күрсәтә. Аларның 166 сы - зурлар. Авыл шәфкать туташы гадәттә авылда укол ясаучы гына түгел, бөтен төр табибларны алыштыручы да. Авырулар янына кичен дә, төннәрен дә чыгып китәргә, аларны район хастаханәсенә илтергә туры килгән чаклары да күп аның. Мондый чакларда Әнүзә ханым авыл җирлеге башлыгына, Саклаубаш участок хастаханәсенә яки авылдашларына мөрәҗәгать итә. Улы өйдә булганда, ул да әнисенең үтенечен игътибарсыз калдырмый.
Иске медпунктта ремонт эшләре белән интексә, су ташып җәфаланса, бүгенге көненә сөенеп бетә алмый Әнүзә ханым - узган ел биредә бөтен уңайлыклары булган модульле ФАП сафка бастырылган. Кабул итү, процедура, санитария, чишенү бүлмәләре, хатын-кызлар, балалар почмаклары бар. "Бөтен кешегә дә шундый мөмкинлекләр телим. Район башлыгы Нәфис Закировка, аның ярдәмчеләренә, район хастаханәсе баш табибы Ирек Билаловка, Саклаубаш участок хастаханәсе баш табибы Раушан Мифтаховка, авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәевка бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәтлемен", - ди Әнүзә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев