САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

НИ ӨЧЕН ЯҢГЫР ЯУГАНДА ЙОКЛЫЙСЫ КИЛӘ?

Традиция буенча, әлеге сорауга атмосфера басымының төшүен “гаеплиләр”. Әмма галимнәр башка сәбәпләрне дә атый.

Беренчедән, яңгыр яуганда кояш яктыртмый, ә димәк, йокы гормоны “мелотонин” бүленеп чыга, ягъни биологик сәгатьләр дөрес эшләми башлый.

Икенчедән, яңгырдан соң килгән җир исе тынычландыру сәләтенә ия.

Бу ис ничек барлыкка килә соң? Коры вакытта үсемлекләр бик үзенчәлекле майлар бүлеп чыгара, алар су җитмәгәндә орлыклар үсмәсен өчен кирәк.Ә яңгыр бу майларны юып төшерә, бу май исе геосмин (бактерияләр тарафыннан ясалган органик матдә) кушыла. Нәтиҗәдә,тынычландыра торган ис хасил була.

Өченче сәбәп яшеннән соң хасил булган озон да булырга мөмкин. Озон – ул кислородның модификацияләнгән (ике урынына өч атомлы) варианты.

Һәм, ниһаять, яңгырның ритмлы тавышы да йокыны китерә. Кайбер мәгълүматлар буенча ул баш миенең активлыгын киметә, йокыны яхшырта. Менә нәрсәгә урамда яңгыр яуганда йоклавы шулай рәхәт икән ул!

Чыганак: http://yalkyn.com/achysh/36849/

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев