САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть чыгару тармагындагы хезмәт династияләре бүләкләнде

Нефть чыгару идарәсе тарихында уңышлы хезмәт юлы үткән династияләр арасында Кирзеевлар һәм Миндикаевлар гаиләсе.

Хезмәт һәм сайлаган һөнәргә тугрылык традицияләрен буыннан-буынга тапшыра алган шәхесләрнең исемнәре ТАССРның – 100, Сарман районының 90 еллык тарихына кереп кала. Әлеге гаиләләр лаеклы хөрмәт яулыйлар һәм бердәмлек үрнәге булып торалар.
Нефть чыгару идарәсе тарихында кабатланмас тәҗрибә һәм уңышлы хезмәт юлы үткән династияләр күп. Шулар арасында Кирзеевлар һәм Миндикаевлар да бар. Район һәм республиканың нефть һәм газ сәнәгате үсешенә керткән өлешләре һәм озак еллар нәтиҗәле фидакарь хезмәтләре өчен, аларга “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесе тапшырылды.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев