САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наталия Фишман Сочины әрмәннәрдән алып татарларга бирергә тәкъдим итә

Татарстан Президенты Ярдәмчесе көньяк җирләрнең торышы турындагы фикере белән журналист һәм блогер Илья Варламовка биргән интервьюда бүлеште.

Татарстан Президенты Ярдәмчесе Наталия Фишман Россиянең көньяк җирләрен төзекләндерү өчен татарларга бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул журналист һәм блогер Илья Варламовка YouTubeдагы “Үз эшендә иң яхшылар” тапшыруында интервьюда сөйләде.

Варламовның Россиянең көньяк җирләрендә яшисең киләме, дигән соравына, юк, анда җирләр каралмаган, төзекләндерелмәгән, дип җавап бирде Фишман.

“Үз җирләренә карата шулкадәрле хуҗасызлык һәм төкереп карау. Мин Новороссийск аэропортыннан барганда еладым. Күрәм бит, җирләр Италия, Франциянекенә биргесез һәм нинди начар торышта алар.

Мин барганда: бу җирләрне татарларга бирегез, алар аны ничек тә яхшыртачаклар, дип уйладым”, - дип фикерләре белән уртаклашты Фишман. 

“Ягъни Сочины әрмәннәрдән алып татарларга бирергә?”, - дип тәкъдим итте Варламов. “Мин бу бер дә начар булмас иде дип уйлыйм,”- дип килеште Наталья.
 

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176871/

Фото: архив/Салават Камалетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X