САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намаз вакытында телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?

Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин.

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытында телефон шалтыраса, үзеңне ничек тотарга икәнелеге турында фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Кайвакыт, игътибарсызлык аркасында, намаз укыр алдыннан телефонны сүндерергә онытабыз. Намаз укый башлагач, телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин. Шәригать бу гамәлне гамәл кәсир рәтенә кертеп карый. Гамәл кәсир — ул намаз эчендә намазны бозу ихтималы булган хәрәкәтләр саны. Гамәл кәсир, димәк, намазны боза.

Гамәл кәсирне нинди кысалардан чыгып билгеләргә?

Хәнәфи мәзһәбенең билгеле «Фәтава Кадыхан» хезмәтендә автор болай ди:

Кайбер имамнар болай дигән: «Әгәр намазын артык хәрәкәтләр ясап укыган кеше янында басып торучы берәүнең, бу кешенең намаз укымавына һич шиге булмаса (ягъни аның ясаган хәрәкәтләре намаз укыган кешенекенә бөтенләй охшамаган), бу хәрәкәт гамәл кәсир санала. Әгәр күзәтүче намазда артык хәрәкәтләр ясаган кеше турында намаздамы соң бу, юкмы дип, шиге туса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми. Имам Әл-Хәлвани (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай дигән: „Бу бәя Әбү Хәнифә мәзһәбенә бик якын, чөнки ул моның кебек сораулар туган вакытта күләмне билгеләмәгән (бу очракта хәрәкәт санын), ә хөкемне бу ситуациядә калган кешенең үзенә калдырган“. (Шушы ук фикерләр „Әл-Мухит әл-Борхани“ һәм „Радд әл-Мохтар“ хезмәтләрендә дә искә алына)».

«Хашия Тахтави» әсәрендә гамәл кәсир төшенчәсенә тагын да ачыграк билгеләмә бирелә:

«(Бу) намазның бер рөкенендә (рөкуг, кыям һ.б.) башкарылган артык өч хәрәкәт».

Моннан чыгып, без түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз:

  • Телефонны сүндерү намазны боза, әгәр ул гамәл кәсир категориясенә караса;
  • Гамәл кәсирнең иң дөрес критерие — бер рөкендә башкарылган өч артык хәрәкәт.
  • Намаз укучы кеше бер кулы белән генә телефонын сүндерсә, ягъни телефонны сүндергәндә өч хәрәкәт ясамаса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми һәм намаз бозылмый.

Түбәндәге сорауларга җаваплар чыккан иде:

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев