САРМАН
  • Рус Тат
  • Наил Сафин истәлегенә

    Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе бозларында Наил Сафин истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. Аларда районның дүрт командасы катнашты. Сарман урта мәктәбе һәм аграр көллиятнең "Старт" җыелма командасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе командасы очрашуы "Старт"ның 4:3 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Сарман һәм Шәрләрәмә авыллары командалары уенында сарманлылар отты. III -...

    Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе бозларында Наил Сафин истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. Аларда районның дүрт командасы катнашты.
    Сарман урта мәктәбе һәм аграр көллиятнең "Старт" җыелма командасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе командасы очрашуы "Старт"ның 4:3 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Сарман һәм Шәрләрәмә авыллары командалары уенында сарманлылар отты. III - IV урыннар өчен - Шәрләрәмә һәм МЧС, I - II урыннар өчен Сарман һәм "Старт" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә IV урынны - Шәрләрәмә, III урынны - МЧС, II урынны Сарман командалары алды. "Страт" турнирның җиңүчесе булды.
    Традиция буенча, ярышларның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Рөстәм Хәйруллин (Сарман) - иң яхшы капкачы, Гадел Шәйдуллин ("Старт") - иң яхшы сакчы, Фидарис Ганиев (МЧС) - иң яхшы һөҗүмче, Рөстәм Сабиров ("Старт") - иң файдалы уенчы дип табылдылар. Иң кечкенә һәм иң өлкән уенчылар да билгеләп үтелде. Алар - "Старт"тан Илназ Сафин һәм Шәрләрәмәдән Илдар Хуҗин. Уеннарда көндәшләре капкасына иң күп алканы Ирек Маликов ("Старт") кертте. Бу уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Ярышларны үткәрүдә ярдәм иткән Сафин Наилнең укучыларына һәм спорт, яшьләр эше, туризм бүлеге начальнигы Булат Әхмәдуллинга рәхмәт белдерәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим