САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мунча керү серләре

Мунчаның никадәр сихәт чыганагы булуын барыбыз да белә. Бигрәк тә менә бүгенгедәй яңгырлы, салкын көз көнендә мунча иң рәхәт җир инде ул. Тик без мунчаны дөрес керәбезме соң?

Мунчада юынуның төп кагыйдәләре:

 

парлы мунчада юыну өчен иң кулай вакыт – кич белән, авыр эшләрне эшләп бетергәннән соң.

 

Яхшылап ашаганнан соң, кайнар мунчада юынуы авыр. Ашаганнан соң ким дигәндә 1,5 сәгать узсын.

 

Кемнәрдер мунчада сыра эчәргә ярата. Болай эшләргә ярамый; йөрәгегезгә икеләтә көч киләчәк. Ә менә файдалы морс, компот, үлән чәйләре, минераль суны бик рәхәтләнеп куллана аласыз.

 

Кайнар ләүкәгә утырганчы, башта өстегезгә су коеп, җиңелчә генә юынып алыгыз. Ләкин чәчегезне юешләмәгез, югыйсә эссе кагарга мөмкин.

 

Хатын-кызларга мунчага кергәнче макияжны сөртеп алырга һәм алка-чылбырларны салып калдырырга кирәк.

 

Ләүкәгә менгәндә башыгызга башлык киегез яки сөлге урагыз.

 

Мунчада парлануның иң мөһим кагыйдәсе: кайнар һавага тәнне әкренләп күнектерү. Мунчага керү белән ташка су сипмәгез. Тәнегез башта булган эссегә күнексен, аннары инде пар бирсәң дә ярый.

 

Ләүкәдә утырырып түгел, ятып торсаң яхшырак. Авыз белән түгел, борын белән сулагыз. Кемгәдер яхшылап тирләр өчен биш минут та җитә, кемгәдер ярты сәгать кирәк.

Реклама

 

Ләүкәдән төшкәч, салкынча рәхәт су белән коеныгыз, тәнне бераз суытыгыз. Кыюрак булсагыз, ишегалдында торган салкын сулы мичкәгә (бәлки, елгага ук!), кыш көне кар көртенә сикерә аласыз. Әмам салкында ярты минуттан да артык булырга ярамый. Инде яңадан ләүкәгә менәргә кирәк.

 

Ләүкәгә икенче тапкыр менгәннән соң, миллек белән чабынырга була.

Миллекне пешерүнең дә үз сере бар. Иң яхшысы: аны кимендә өч-дүрт сәгать сәгать салкынча суда тоту. Вакытыгыз чикле булса, кайнар суда пешекләргә туры килә. Себеркене дөрес пешекләмәсәң, яфраклары коелачак.

 

Башта миллек белән тәнгә таба кайнар һаваны куарга кирәк. Аннары аяк табаннарыннан башлап, җиңелчә генә суккалыйсың. Бераз суккалагач, миллекне тәнгә куеп, йодрык белән баскалыйбыз. Менә хәзер ныгытып чабынсаң да була инде! Соңгы этап: миллек белән тәнне сыйпап чыгу.

 

Организмның хәленә карап, ләүкәгә 3-4 тапкыр менәргә кирәк. Соңгы кат менәр алдыннан тәнегезне мунчала белән ышкып юып, скраб сөртегез. Анысын балга диңгез тозы кушып үзегез дә ясый аласыз. Скрабны 10 минут тотып, су белән юып төшерегез.

 

Кибетләрдә хәзер төрле үләннәрнең эфир майлары сатыла. Бер чүмеч суга берничә тамчы май тамызып, ташка салсагыз, мунчаның файдасы бермә-бер артачак.

 

Мунчадан чыккач бераз ял итеп алу мөһим. Бал белән тәмләп чәй эчегез, яхшылап кибенегез.

 

Җиңел пар белән сезне!

http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/muncha-ker-serlre
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X