САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Морбашта янгын фаҗигага китергән

7 майдан 8 енә каршы төндә Морбаш авылында бер янгын теркәлде. 00:00 сәгатьтә бер торак йортта янгын чыга, соңыннан янгын урынында бер ит-атның мәете табыла. Янгынчылар фаразлавынча, фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Исегезгә төшереп үтәбез - янгынчылар 20 апрельдән бирле көчәйтелгән режимда эшли. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге...

7 майдан 8 енә каршы төндә Морбаш авылында бер янгын теркәлде. 00:00 сәгатьтә бер торак йортта янгын чыга, соңыннан янгын урынында бер ит-атның мәете табыла. Янгынчылар фаразлавынча, фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Исегезгә төшереп үтәбез - янгынчылар 20 апрельдән бирле көчәйтелгән режимда эшли. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы Радик Госмановның хәбәр итүенчә, көннәр коры торуга карамастан, коры үлән, чүп яндыру очраклары булгалап тора. Хөрмәтле сарманлылар, бу көннәрдә ут белән аеруча сак эш итүегез сорала, каралты-кура яннарында чүп яндыру, урманнарда учак ягу катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев