САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Морбаш мәктәбе сыйныфташлары очраштылар

Бүген район үзәге Сарманда 1969 елда Морбаш мәктәбенең 8 нче А һәм Б сыйныфларын тәмамлаучыларның очрашулары уздырылды.

Тормыш мәшәкатьләре нәтиҗәсендә барысы да килә алмасалар да, сыйныфташларның күпчелеге сагынылган яшьлекләре белән очрашуга килгәннәр иде. Мул табыннар артында бер-бер артлы уртак хатирәләр яңартылды, яшүсмер, яшьлек еллары искә алынды. Шул арада сыйныфташлар бергәләп биеп алырга да өлгерделәр... Арада ярты гасыр вакыт ятмый да кебек: 1969 елның июнь аенда зур өметләр белән кайсы югары сыйныфка, кайсы олы тормышка, ә кайсы махсус урта уку йортларына атлаган егет һәм кызларның, бүген инде җитмешенче дистәне ваклап килгән сыйныфташларның күзләрендә – шул ук очкыннар, йөзләрендә – шул ук елмаю. Тик менә чәчләрне вакыт җиле аралаган да, хәрәкәтләр бераз салмакланган... Сезне киләчәктә дә матур очрашулар көтсен, хөрмәтле сыйныфташлар! 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев