САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Министр урынбасарын тәрбияләгән Люция ханым горурлык хисләре кичерә

.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, хирург булып эшләгән Разин Гатуф улы Фатыйховның тормыш иптәше Люция ханым – тагын бер җитәкче - ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасарын – Илдар Разин улын тәрбияләгән Ана. 
Балтамак авылында узган очрашуга ул уллары белән бергә кайткан иде, үзе дә гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган шәфкать иясе. Ул Балтамак авылы өчен горурлык хисләре кичерә. 
- Башлангыч белемне туган авылында алып, шушы кечкенә генә җирлектән чыгып киткән тормыш иптәшемнең хыяллары зур калада тормышка ашты. Туган нигезендә алган тәрбия үз гаиләсен яратырга, сакларга җитте, аның җылысы оныкларга да күчте. Үзара хөрмәт, ихтирам, игътибарлылык, башкаларга игелек кылу сыйфатлары аның гомерлек юлдашы булдылар. Балтамак авылы, аның кешеләре өчен горурлык хисе кичерәм. Күңелләре белән тартылып, туган авылларын сагынып, күрешергә кайткан авылдашлар өчен сөенәм. Балаларым, оныкларымның чыгышы шушы авылдан булу белән бик тә горурланам, - диде ул.

Альбина Сабирова язмасы hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев