САРМАН
  • Рус Тат
  • "Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Райлә Гыйләҗева кайнанасы Миңнезиләне хөрмәтләп яши

    Кайнанаемны яратып, хөрмәтләп яшим! Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез - әниләр. Безнең барыбызның тамыры бер - Әни! Әни - без әйткән иң беренче сүз. Ул яңгырашы ягыннан иң нәфис һәм мәгънәсе ягыннан иң күпкырлы сүз. Әни - дөньяга эндәшү, танып белүгә омтылу, яклауга чакыру ул. Кечкенә...

    Кайнанаемны яратып, хөрмәтләп яшим!

    Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез - әниләр. Безнең барыбызның тамыры бер - Әни!

    Әни - без әйткән иң беренче сүз. Ул яңгырашы ягыннан иң нәфис һәм мәгънәсе ягыннан иң күпкырлы сүз. Әни - дөньяга эндәшү, танып белүгә омтылу, яклауга чакыру ул. Кечкенә чагыбызда безнең барыбызга да әни әйткән сүз иң дөрес, иң зирәк, кире каккысыз сүз булып тоела. Һәм бу чыннан да шулай, аны тормыш раслый.

    Сарман газетасында әниләр турындагы язмаларга конкурс икәнен күргәч мин уйга калдым. Әйе, бар иде минем дә иң газиз, иң кадерле һәм иң шәфкатьле әнием. Ләкин бу минем үткәнем. Бу авыр хатирәләр күңелемдә кат-кат яңарса да, тормыш дәвам итә. Мин бүген ышанычлы җилкәгә тормышымны тапшырып ике газиз улларымны сөеп яшим. Минем бәхетем кайнанам - Миңнезилә әнием. Мин аңа мәңге бурычлы. Иң беренчедән ул миңа тормыш дәрьяларына бирешмичә яшәр өчен акыллы, тәүфыйклы, гаиләсе өчен җанын фида кылырга әзер торган ул устереп биргән.

    Әни көченнән дә ныграк көч юк. Төрле хәлләрдә йорт җылылыгын ул гына саклый ала. Безне дә ничек бар шулай әни генә кабул итә ала, теләсә кайсы минутта әни генә яклый ала.

    Мин бу гаиләгә килен булып кергәч, күңелем белән җаным белән эзләгән җылымны таптым. Әниемә сыендым. Бала ялында булгач әниемне чиста өем, җылы рыйзыгым белән каршылыйм. Аның безнең өчен генә түгел оныклары өчен дә мәхәббәте бетмәс - төкәнмәс. Эштән ашыга - ашыга кайтып кереп оныкларын сөйгәнен, читтән генә сокланып күзәтәм. Мин, ходайга ялварып, әниле - бәхетле тормышымның озак еллар дәвам итүен телим.

    Без көн саен бер-беребезгә матур сүзләр әйтергә күнекмәгән. Форсаттан файдаланып күңелемдә йөргән изге теләкләремне сиңа җиткерәм. Гаиләбезнең якты кояшы, сөекле әниебез! Дөньяга ямь өстәп, безнең бәхетебезгә син тугансың. Ирне ир итеп хөрмәтләп яши беләсең, оныкларыңа яхшы тәрбия бирәсең. Бер-беребезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшәргә насыйп итсен Ходай.

    Газиз әнием!

    Әни, Әнкәй, син бит минем берәү,

    Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

    Күңел җылың, якты йөзең белән

    Учагым бул гомер - гомергә.

    Райлә Гыйләҗева, Сарман.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: