САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов: “Марат Хөснуллин системалы, каты җитәкче”

Республика Президенты Төзелеш министрлыгы экс-башлыгының Россия вице-премьеры итеп сайлануына комментарийлар бирде.

Марат Хөснуллинның тәҗрибәсе Россия Хөкүмәте алдында торган төзелеш тармагына кагылышлы бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

- Марат Шакирҗанович бик системалы һәм каты җитәкче. Ул Мәскәүдә хәл иткән мәсьәләләр безгә Россия Хөкүмәте алдына куелган төзелеш тармагына, төбәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләрнең дә тормышка ашырылачагы турында сөйләргә мөмкинлек бирә, - диде Миңнеханов “Россия 24” телеканалына биргән комментариендә.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте рәисенең беренче һәм башка урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды. Төзелеш тармагын контрольдә тотучы вице-премьер итеп Татарстаннан чыккан һәм 2001-2010 елларда республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Марат Хөснуллин билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев