САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мин үземне яратмыйм!»

«Мин үз-үземә ошамыйм. Ничек үзеңне барлык кимчелекләрең белән яратырга өйрәнергә?»

Иң беренче эш итеп, бер кәгазьне ручка белән икегә бүл дә, бер ягына үзеңнең уңай һәм икенче өлешенә кимчелекле якларыңны язып чык. Кимчелекле якларыңа игътибар ит: алар синең үз фикереңме, әллә әйләнә-тирәдәге кешеләр кайчандыр синең турында әйткән сүзләрме? Күп вакытта без үзебезгә бәяне кеше сүзеннән чыгып бирәбез, ә чынлыкта бөтенләй икенче төрле булырга мөмкинбез.

Уңай якларың язылган өлешкә кара: алар күп җыелдымы? Юк икән, үзеңдә күрергә теләгән башка сыйфатларны да язып куй һәм аларга ирешү өчен көн дә бер адым яса.

Һәр кеше – шәхес. Кемгәдер ошамыйбыз икән, бу әле без начар дигән сүз түгел. Һәркемнең үзенә генә хас сыйфатлары була, шуның белән без башкалардан аерылып торабыз да бит инде. Аларның һәрберсе безгә ни өчендер бирелгән, билгеле бер тормыш этабында алар безгә кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне кабатланмас шәхес итеп, барлык минусларың һәм плюсларың белән кабул итәргә кирәк.

Үзеңне ярату кеше фикеренә бәйле булмасын, мәхәббәт һәркемнең күңеленә инде тумыштан салынган. Үзеңә кечкенә балага караган сыман карасаң, кечкенә баланы яраткан сыман яратсаң, күңелеңдә үзеңә карата мәхәббәтне торгызырга мөмкин.

Чыганак: http://yalkyn.com/

Фото: http://yalkyn.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев