САРМАН
  • Рус Тат
  • "Мин бер газиз улыңдыр"

    "Әгәр минем язганнарым укучылар, гомумән, әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килсә, һәм алар, китабымның яртысын укыгач, яңадан алмаска дип киштәгә куймасалар, мин, үз вазифамны намус белән башкарганмын, дип санар идем", - дип яза ул "Үзем турында үзем" дигән тәрҗемәи хәлендә. Күптән түгел туган авылы Рангазарда билгеләп үтелгән 70 яшьлек юбилее аның,...

    "Әгәр минем язганнарым укучылар, гомумән, әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килсә, һәм алар, китабымның яртысын укыгач, яңадан алмаска дип киштәгә куймасалар, мин, үз вазифамны намус белән башкарганмын, дип санар идем", - дип яза ул "Үзем турында үзем" дигән тәрҗемәи хәлендә. Күптән түгел туган авылы Рангазарда билгеләп үтелгән 70 яшьлек юбилее аның, чыннан да, халыкның яраткан язучысы икәнлеген раслады.
    СССР Язучылар союзы әгъзасы, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфкать Кәрамине без "Ашкыну" , "Очар кошлар белән янәшә", "Каргышлы этаплар", "Сагышлы кояш" һәм башка дистәләгән повесть һәм романнары аша беләбез. Аның халык тормышын тирәнтен чагылдырып язылган әсәрләре күп меңләгән укучылар күңелендә үз урыннарын таптылар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр, рангазарлылар кебек тырыш халык арасында туып-үскән, язучы биеклегенә күтәрелгән Р.Кәрами гомере буе аннан аерылмый.
    Туган авылы мәдәният йортында язучының авылдашлары, балачак дуслары, классташлары, чордашлары, аның иҗатын сөючеләр катнашында үткәрелгән кичәдә аның гомер сәхифәләре тагын бер кат күз алдыннан үтте.
    Рангазар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, алар - берничә классташ Алабуга мәдәният училищесына юнәләләр. Шушы елларда Р.Кәраминең шигырьләре, соңрак эшче яшьләр тормышы турындагы очерклары, мәкаләләре, хикәяләре дөнья күрә башлый. 1970 нче елда ул Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1993-1994 нче елларда Татарстан язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросын җитәкли. 1994 нче елдан - Татар интеллектуаль милек агентлыгы директоры. 1989-1999 нчы елларда - Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы. 1999 нчы елда ул анда кабат сайлана. 1972 нче елдан - СССР Язучылар союзы әгъзасы.
    Юбилярны гомер бәйрәме белән иң элек барлык авылдашлары исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.Нуриәхмәтов тәбрикләде. "Сез - безнең генә түгел, бөтен татар халкының горурлыгы. Тормышчан әсәрләрегез белән халык күңеленә үтеп кердегез, телне, милләтне яклыйсыз", - диде ул. Район башлыгы Н.Закиров, мәдәният бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән сүз алган Энҗе Ихсанова һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Фәридә Тимербаеваның чыгышлары да тәэсирле булды: "Сезнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән китапларыгыз аша башка халыклар да Сарманның Зәңгәр таулы, көмеш чишмәле гүзәл як икәнен белә. Рәхмәт сезгә!" Алар шулай ук язучыга мәдәният бүлегенең Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ганиуллина язучының әнисенә багышлап язган "Куллар" хикәясеннән өзек укыды. Язучы абыйларын котлап, беренче класс укучылары "Туган тел" җырын башкардылар. Язучының классташы, соңыннан мәдәният училищесында бергә укыган Мәсгүдә апа балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. "Ул елларда һәр шимбә саен әдәби кичәләр үткәрелә иде. Рәфкать аларның үзәгендә кайнады. Кичәнең беренче өлеше нинди дә булса язучыга яки композиторга багышланса, икенче өлешендә вальс, фокстрот, танго һәм башкаларны бии идек", - дип искә алды ул. Рантамак авылыннан Таңсылу язучының "Гармун" дип аталган беренче шигырен сөйләде. Авылның иң оста тальянчысы Миңнулла абый язучыга иң матур көйләрен багышлады.
    Кичәдә катнашучылар авыл китапханәчесе Альфира Хаҗиева, Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән китап күргәзмәләре белән дә таныштылар. Район китапханәсе хезмәткәре Рәзинә Гарифуллина кыскача язучының китаплары, язылу тарихы белән таныштырды, драма әсәрләренә тукталды. Зәния һәм Ирек Вафиннар, бертуган Харисовлар, Гыйная апа, пенсионер укытучы Флюра Низамова, Иске Әлмәттән Лилия Тимербаева, Петровка Заводтан Әнәс Габдуллин һәм башкалар да язучы турындагы иң кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар, иҗаты өчен рәхмәт белдереп, иң изге теләкләрен җиткерделәр. "Мин һәрвакыт авылымны сагынып яшим. Юбилеем уңаеннан, радио, телевидениегә дә чакырдылар, республика газета һәм журналларында минем хакта язмалар да чыкты. Әмма иң кадерлесе - бүгенге очрашу", - диде аларга каршы Р.Кәрами. Ул кичәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, авыл китапханәсенә китаплар бүләк итте.
    Кичәне "Күңел" радиосы хезмәткәре Румил Кәрамиев алып барды. "Татар моңы" лауреаты Руслан Кираметдинов җырлары белән кичәгә олы ямь өстәде. Язучы үзе, А.Нуриәхмәтов аларга, бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән район хакимияте, "Җәлил" агрофирмасы җитәкчесе Я.Фәсхетдиновка, мәдәният бүлегенә, авыл китапханәсе, ветераннар советына, язучының иҗатын зурлаучы һәркемгә рәхмәтләрен җиткерделәр. Рафис Уразаев, Энҗе Миңнегалиева, Әдибә Хакова, Мөнир Гадиев, Таңсылу, Айзирә Газиева, Миңнулла абый, Румия Хисмәтуллина, ветераннар җыр-моңнары белән бәйрәмне ямьләделәр.
    Рангазар дигән авылның
    Тирә-ягы болындыр;
    Читтә булсам да, ят итмә -
    Мин бер газиз улыңдыр, - дип яза Р.Кәрами. Китапларың кулдан-кулга йөреп укылалар, пьесаларың республиканың иң зур сәхнәләрендә уйнала һәм иҗат кичәләреңә зал тутырып халык килә икән, син халкыңның яраткан язучысы да, Рәфкать абый! Язганнарың безгә тиңсез рухи азык бирсә, 70 яшьлек юбилеең - зур бәйрәм. Киләчәктә дә безне матур-матур әсәрләрең белән сөендереп торырга, гомер бәйрәмнәреңне бүгенгедәй матур итеп үткәрергә насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим