САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли проектлар буенча йөкләмәләр үтәлергә тиеш, ди Президент

Татарстан Республикасы илнең 12 стратегик үсеш юнәлеше буенча милли проектларны тормышка ашыруда катнаша.

Икътисадта хәл катлаулы булуга карамастан, Татарстан милли проектлар буенча йөкләмәләрне үз вакытында үтәргә тиеш. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында үткән утырышта әйтте.
- Милли проектлар буенча Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән барлык йөкләмәләрне үтәргә кирәк. Әмма кайбер параметрлар экономика начарланганчы ук салынган иде. Шуңа күрә безгә үзебезнең нинди катлаулы хәлдә калганыбыз турында сүз алып бармаска, ә федераль коллегаларыбыз белән бу килешүләрне көйләргә кирәк. Бу эшне системалы алып бару зарур. Милли проектларны беркем дә кире какмады, без аларны тормышка ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән барлык эш үтәлергә тиеш, - диде ул.
Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә шулай ук власть органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге карарларны оператив рәвештә үтәү мәсьәләләре каралды. Республика башлыгы хәзерге ситуациянең барлык көч һәм ресурсларны җәлеп итүен дә билгеләп үтте. “Эшне нәтиҗәле итеп оештыру һәм экономиканы кузгатып җибәрү генә хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.
Исегезгә төшереп үтәбез: Россиядә милли проектлар 2019 елдан Россия Президентының май указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар 12 юнәлештә тормышка ашырыла – “Сәламәтлек”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите”.

Фото: пресс-служба Президента РТ

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/official/15-05-2020/obyazatelstva-rt-v-chasti-natsproektov-dolzhny-byt-vypolneny-schitaet-minnihanov-5742981

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев