САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакы түләүнең яңа системасын әзерли

Ел азагына кадәр укытучыларга түләүләр буенча яңа документлар әзерләнеп бетәргә тиеш.

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасына карата яңа алымнар быелның ахырына әзер булырга тиеш, киләсе ел башында тиешле документлар кабул итү күздә тотыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюкка сылтама белән хәбәр итә.

«Без ел ахырына кадәр әлеге системаны әзерләргә, Хөкүмәттә аның буенча фикер алышулар үткәрелүен телибез. Киләсе елда норматив актлар барлыкка килер дип уйлыйм», - диде Басюк «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

Аның сүзләренчә, аерым алганда, стимуллаштыручы түләүләрнең (хәзерге вакытта стимуллаштыручы түләүләрнең утызга якын төре бар, әйтик, гөлләргә су сипкән өчен түләү дә шулар арасына керә) нәрсә икәнлеген, өстәмә функцияләр өчен түләү категориясенә нәрсә керергә тиешлеген билгеләү күздә тотыла.

 

Реклама

Шулай ук дәфтәр тикшергән өчен түләүне стимуллаштыручы түгел, ә компенсацион түләү буларак билгеләргә җыеналар, диелә хәбәрдә. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X