САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф бүлеге үткәрә торган традицион очрашулар дәвам итә

Аның кысаларында, районның лаеклы ялдагы директорлары чишмә буенда җыелдылар.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә иңгә- иң куеп эшләгән,үзләренең күңелләрен, көчләрен балаларга белем-тәрбия биргән укытучылар коллективын җитәкләгән көчле рухлы,ихтирамга лаек мәктәп җитәкчеләре-ди⁠ректорлар,яшьлек елларын,коллегаларын искә алдылар.

Әлеге очрашуда 19 мәктәп ди⁠ректоры килде. Аларны котлап,мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә сәламәтлек,рухи байлык,күңел тынычлыгы теләде.

Очрашу бик күңелле оештырылган иде. Мәгариф ветераннары үзләре хезмәттәшлек иткән вакытлардагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, инде арабызда булмаганнарны да искә алдылар.Мондый очрашулар бер генә булмасын иде дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев