САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдинә Маликова китапларын уку айлыгы төгәлләнде +ВИДЕО

Көзнең беренче көне безне якты кояш нурлары, алтынсу яфраклар шавы, өлгергән җиләк-җимешләрнең хуш исе кушылган баллы һавасы белән каршы алды.

Ә истәлекле вакыйгаларга бай булган август күңелләргә матур хатирәләре белән кереп калды. Шуларның берсе – якташыбыз, күренекле татар язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан август аеның Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе тарафыннан аның әсәрләрен уку айлыгы дип игълан ителүе.
- Әлеге чара ТАССРның - 100, районыбызның 90 еллыгына да багышланды. Анда район авыллары китапханәләре, якташыбызның иҗатын үз итүче, китап сөюче райондашларыбыз актив катнаштылар. Китап укучылар язучының үзләре яраткан әсәрләреннән яраткан өзекләрен укып, видеоязмаларын башкалар игътибарына да тәкъдим иттеләр - интернет челтәренә элделәр. Район китапханәсендә шулай ук язучының китапларыннан торган күргәзмә эшләде, - ди Сарман үзәкләштерелгән китапханәсенең методик бүлек мөдире Алсу Нариманова.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев