САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчеттән акча урлаган ирне тоткарлаганнар

Мәчеттән акча урлаган ирне тоткарлаганнар

Татарстанда мәчеттән зур суммалы иганә тартмасы урлаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төнлә Апас районында ир-ат асылмалы йозакны ватып, мәчеткә керә һәм иганә тартмасын урлый. Полиция хезмәткәрләренә җинаятьчене табып тоткарлау өчен бер тәүлектән дә ким вакыт кирәк булган», - дип сөйләделәр полициядә.

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар караклык өчен элек хөкем ителгән 41 яшьлек ирне тоткарлаган. Аңардан 95 мең сум акча, шулай ук урланган акчага сатып алырга өлгергән телефонын алганнар.

Реклама

Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X