САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Май кычытканының шифасы

.

Сәламәтләндерүче төнәтмә.

Кычыткан – бик күп авыруларга шифа. Ә төп дәвалау үзлеге – кан ясагыч һәм кан чистарткыч. Ул кандагы эритроцитларны арттыра, кан составын нормальләштерә, шикәрне киметә һәм витаминнар белән баета. Ике аш кашыгы кычыткан, 1 әр аш кашыгы тут агачы, караҗиләк, каен җиләге яфракларын ваклагыз, кушып болгатыгыз, 1 аш кашыгы катнашмага 1 стакан кайнаган кайнар су салып, суынганчы  төнәтегез һәм бер ай дәвамында көнгә өч тапкыр 50 шәр миллитр эчегез. Бу буыннар, мускуллар, теш авыртканнан дәва бирә, күз күремен, тирене яхшырта. Шунысын да онытмагыз: кычытканны кан оешучанлыгы югары булганда, гипертония, атеросклероз авырулары кешеләргә, күкәйлекләр һәм аналыклардан кан киткәндә кулланырга ярамый.

Йөрәк авыртканда

Йөрәк авыртканда, нәкъ менә май кычытканы файдалы, дигәннәр борынгылар. Май кычытканын ваклап, ярты литрлы банкага тутырырга, өстенә аракы коярга, көн яктысында бер тәүлек төнәтергә кирәк. Соңыннан бер атна караңгы урында тотып, ике кат марля аша сөзегез, өч атна дәвамында, ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр 1 десерт калагы эчегез. Төнәтмәне суыткычта саклагыз.

Тоз утырганда, подагра һәм остеохондроздан

Реклама

Кычыткан препаратлары подагра, артрит, остеохондроз булганда, таш утырганда, организмнан бәвел кислотасын чыгаралар. Моның өчен 1 аш кашыгы  кычыткан согын, кычыткан тамырлары төнәтмәсенә кушып, көнгә дүрт тапкыр эчәргә  кирәк. Төнәтмә ярты литр суга 2 аш калагы исәбеннән ясала. Дәвалау 1,5-2 ай дәвам итә, бу вакытта диета да сакларга кирәк була. Кычыткан согы чиста яки кушылма рәвешендә яралар вакытында, пешкәндә, травма алганда, анемия, диабет, бавыр, талак, бөер, гинекологик авырулар, бронхиаль астма, туберкулез, коклюш, эпилепсия, көзән җыерганда, невроз, теләсәкайсы онкологик авырулар вакытында файдалы.

Кычытканнан аш

Аш пешерү өчен, 200-300 грамм кычыткан, 3 бәрәңге, 5 йомырка, 300 миллилитр сөт, суган кирәк. Кычытканны юлдан һәм сәнәгать предприятиеләреннән ераграк урында җыегыз, яшь яфракларын сайлагыз. Тигез күләмдә су һәм сөтне, кушып, кайнатырга куябыз. Тоз һәм тәменчә борыч өстибез. Аерым савытта йомырканы туглыйбыз. Шакмаклап туралган бәрәңгене кайнаган шулпага салабыз. Бәрәңге пешкәндә, кычытканны юабыз, кайнар су белән пешеклибез һәм турыйбыз. Бәрәңге пешкәч, шулпага нечкә генә агым белән тугланган йомырканы агызабыз. Плитәне сүндереп, кычыткан һәм суган салабыз. 20 минут тотабыз һәм аш әзер.
КИЛЕШМӘСКӘ МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕГЕЗ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X