САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матди ярдәм түләүдә үзгәрешләр бар

Мохтаҗ гражданнарга күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын – балаларга айлык пособиеләр, пенсионерларга юлда транспортта йөрү чыгымнарына айлык түләүләрне адреслы итүне көчәйтү максатыннан, 2019 елның 1 апреленнән әлеге түләүләрне алучыларның керемнәреннән тыш милек белән тәэмин ителешләре дә исәпкә алына башлады.

Милкендә сәнәгать җитештерүе, сәүдә объектлары, ике һәм аннан күбрәк автомобиль (берсенең эшләнеп чыгу елы  3 елдан кимрәк булса), бер кешегә туры килә торган мәйданы 40 квадрат метрдан артыграк булган фатир хуҗалары һәм башкаларга бала пособиесе билгеләнми. Бу шартлар пенсионерларга юлда траспортта йөрү өчен түләүләргә дә кагыла. Шул ук вакытта, ялгыз яшәүче пенсионерның торак мәйданы 80 квадрат метрдан артмый икән, ул бу түләүне алачак.

Пособиеләрне билгеләгәндә исәпкә алына торган милекнең тулы исемлеге белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында (mtsz.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. Аларның билгеләнүе яисә билгеләнмәве турында смс-хәбәрләр белән яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинет аша хәбәр ителәчәк.

Социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавапларны Матди ярдәм  үзәгенең райондагы бүлекчәсендә 2-57-32; 2-44-05 (Сарман); 3-19-29 (Җәлил бистәсе) телефоннары аша алырга мөмкин.

Резедә Хаҗиева, Матди ярдәм үзәгенең 37нче бүлекчәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев