Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шурпа

Сезгә шурпа рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 500 грамм; - кызыл болгар борычы - 1 данә; - кишер - 2 данә; - башлы суган - 2 баш; - помидор - 200 грамм; - томат пастасы - 2 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - лавр яфрагы...

Сезгә шурпа рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бәрәңге - 500 грамм;

- кызыл болгар борычы - 1 данә;

- кишер - 2 данә;

- башлы суган - 2 баш;

- помидор - 200 грамм;

- томат пастасы - 2 аш калагы;

- сарымсак - 4 тырнак;

- лавр яфрагы - 2 данә;

- бәрән ите - 500 грамм.

Итне 3-4 сантиметрлы шакмаклар итеп турыйбыз. Калын кәстрүлдә үсемлек маен җылытабыз һәм итне бөтен яклап алтын төскә кергәнче кыздырабыз.

Иткә вак итеп туралган суган һәм кишер салабыз һәм, бутап торып, шулай ук алтын төскә кергәнче кыздырабыз.

2,5 литр кайнар су салабыз. Кайнатабыз, утны кысабыз, 40-50 минут пешерәбез.

Бәрәңгене чистартабыз һәм, эре итеп турап, ашка салабыз.

Бәрәңге салганнан соң 15 минут үткәч, яшелчәләрне салабыз. Тәм буенча тоз, борыч сибәбез.

Борыч салганнан соң 5 минут үткәч, лавр яфрагы һәм сарымсак өстибез. Бәрәңге әзер булганчы, 5-10 минут пешерәбез. Әзер ашны уттан алабыз һәм капкач астында 20 минут тотабыз.

Өстенә вак итеп туралган яшеллек сибеп бирәбез.

Барлыгы 1 сәгать 15 минут вакыт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?