САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Малышева тапшыруына барган Гөлназ: "Бушлай дәвалыйбыз дип алдадылар"

Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана. Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик, социаль челтәрдә ханым хәбәр иткәнчә, программаны төшерелгәннән соң, акча таләп иткәннәр.

Гөлназ Зәйнуллинага бу диагнозны 13 ел элек куйганнар, ул авыртынудан җәфа чигә. Күптән түгел аны тапшыруда катнашырга чакырганнар, түләүсез медицина ярдәме, тикшерү һәм компрессион трикотаж вәгъдә иткәннәр. Моннан тыш, программа төшерер алдыннан Г. Зәйнуллинаны эфирда дәвалау бәясен дә, мәҗбүри өстәмә чыгымнар турында да әйтергә ярамаганлыгы турында кисәткәннәр.
«Ул вакытта ни өчен килдем, дип сорагач, миңа: «Кунак буларак, сезнең аякны халыкка күрсәтү өчен. Бу бит шоу", — диделәр. Мин боларны ишеткәч, шаккаттым», — дип яза Гөлназ Зәйнуллина.
Аның сүзләренчә, төшерелгән материалның күбесен кисеп алганнар, ә эфир вакытында бушлай дәвалану вәгъдә иткән табиб, программадан соң, аңа акча җыярга кирәк, дип белдергән.
Гөлназ Зәйнуллина белән эфир вакыты берничә минут дәвам иткән, дип яза gorobzor.ru.

 

Реклама

Фото: скриншот

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев